Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Гүзәлемне Берлинга җырларга чакырганнар

Талантлы җырчы Гүзәлем иҗат белән шөгыльләнүдән тыш, белемле алырга, укырга да өлгерә. Быел җырчы Әлмәтнең дәүләт нефть институтын тәмамлап, дипломлы белгеч булды. Тик Гүзәлем моның белән чикләнергә теләмичә, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына профессор Венера Ганиева кафедрасына да укырга кергән. - Диплом җыю максатыннан укырга кермәдем. Минем максатым -...

Талантлы җырчы Гүзәлем иҗат белән шөгыльләнүдән тыш, белемле алырга, укырга да өлгерә. Быел җырчы Әлмәтнең дәүләт нефть институтын тәмамлап, дипломлы белгеч булды. Тик Гүзәлем моның белән чикләнергә теләмичә, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына профессор Венера Ганиева кафедрасына да укырга кергән.
- Диплом җыю максатыннан укырга кермәдем. Минем максатым - вокал серләренә төшенү, үземдә булган мөмкинлекләрне ачу. Хәтта махсус үзем өчен генә индивидуаль программа да төзелде, - дип сөйләде Гүзәлем Intertat.ru хәбәрчесенә. Шулай итеп, 1 сентябрьдән җырчы Гүзәлем кабат студент булачак!
Билгеле булганча, җырчы күптән түгел генә "Әни, әни!" җырына клип төшерде. Бу клип шулкадәр дәрәҗәдә популярлык казанган ки, Гүзәлемне шушы җырны башкару өчен төрле чараларга, хәтта чит илләргә чакыра башлаганнар. Ә якын арада җырчы Берлинда узачак чарага барып, әлеге җырын башкарырга җыена.
Эльвира ШАКИРОВА
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җырчы гүзәлем Гүзәлем