Заман сулышы

21 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 21 сентябрь 2015 - 12:51
    Илсур Метшин янә Казан мэры булып сайланды
    Бүген Казан ратушасында үткәрелә торган Казан каласы 3 нче чакырылыш Думасының 1 нче сессиясендә муниципаль берәмлек башлыгы - Казан мэры яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды. Илсур Метшин 50 депутатның 46сы катнашындагы тәүге сессиядә 40 тавыш җыеп, янә мэр булды. Аңа 3 нче чакырылыш Думасы рәисе вазифасы йөкләнде. Дума шул...
    600
    0
    0
  • 21 сентябрь 2015 - 11:01
    Лениногорскида яшүсмерләр азган
    Полиция хезмәткәрләре 1997 елгы яшүсмерне икенче берәүгә наркотик матдә сатканда тоткарлыйлар. Икенче бер яшүсмердән патруль-пост хезмәткәрләре наркотик салынган пакет ала. Тикшерү комитеты әлеге фактлар буенча җинаять эше кузгаткан.
    693
    0
    0
  • 21 сентябрь 2015 - 08:21
    Татарстанның бер районында "чупакабра"ны тотканнар
    Әлеге җәнлек Питрәч районындагы халыкка шактый зыян китерергә - йорт кошларының канын эчеп, кайберләрен буып үтерергә өлгергән була инде. Хуҗалыкларда кош-кортлар үлә башлагач, халык арасында кабат "чупакабра" турында имеш-мимешләр таралып өлгерә. Ниһаять, әлеге билгесезлеккә ачыклык кергән. Бер ир-ат сагалап торып, үз хуҗалыгындагы тавыкларын бугазлаган җәнлекне кәшәкә белән бәреп үтергән. "Чупакабра"...
    953
    0
    0
  • 21 сентябрь 2015 - 08:19
    Лениногорскида бер әти улын җәзалаган
    Әти кеше үсмер малаен бик каты тәрбияләргә тотынган. Юк кына кимчелеге өчен дә җәза бирә башлаган. Малай еш кына туздырып ташлаган борчак, карабодайга тезләнеп торырга мәҗбүр булган. Бу хәбәр эчке эшләр бүлегенә билгеле булган, анда тиешле сораштыру-тикшерү үткәреп, атага карата җинаять эше кузгатылган.
    834
    0
    0
  • 21 сентябрь 2015 - 08:11
    Лениногорскилылар, бүген эшкә җәяү килегез
    22 сентябрьдә Лениногорск "Автомобильсез көн" акциясендә катнаша. Эшкә җәяү, яисә велосипедка утырып килегез. Шулай итеп бергәләп, табигатьне саклауга үз өлешебезне кертербез.
    959
    0
    0
  • 21 сентябрь 2015 - 08:04
    Лениногорск районы укучылары арасында футбол ярышы үтте. Кайсы мәктәп җиңүче?
    19 сентябрь көнне Тимәш авылында Лениногорск районының 10 - 11 сыйныфлары арасында футбол буенча ярыш үтте. Нәтиҗәдә, I урынны Тимәш мәктәбе, II урынны Шөгер мәктәбе, III урынны Иске Куак мәктәбе укучылары алды.
    1244
    0
    0
  • 21 сентябрь 2015 - 07:55
    Лениногорскилы Артур Аминов “ТАНЦЫ” бию проектында катнашкан
    ТНТ каналында "ТАНЦЫ" бию проектының яңа сезоны башланды. Анда Лениногорскидан Артур Аминов катнашты. Аның чыгышын алда күрсәтеләчәк выпусклардан карый аласыз, дип язылган "Лениногорский Журнал" сайтында. Белешмә: Артур инде 5 ел бии икән. Күбрәк урам биюләре белән кызыксына. Аның сүзләренчә, "Шаг вперед 2" киносын карагач урам биюләре белән кызыксынып китә ул....
    1943
    0
    0
  • 21 сентябрь 2015 - 05:54
    Илсөя Бәдретдинова әбисен искә төшерә
    Минем әби - Зәйнәп карчык, гаҗәеп гадел, усал карчык иде. Үлгәненә 18 ел инде. Авылда әле булса әбинең сүзләрен кушып сөйләшәләр. Ул 25 яшендә ике бала белән тол калган. Ачы сугыш еллары... бабайны үтергәннәр, әбинең кулында урын өстендә яткан каенана калган. Әби, мәрхүмәкәем, эш эзләп, өчесен дә алып, бүтән авылга...
    1476
    0
    0
  • 21 сентябрь 2015 - 05:47
    Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз: бүген магнитлы көн
    Галимнәр фикеренчә, 21 сентябрьдә Җирдә көчле магнит давылы көтелә. Бу җомга көнне Кояштагы ярсуга (вспышка) бәйле. Шуңа бәйле баш авыртырга, кан басымы күтәрелергә мөмкин.
    822
    0
    0
  • 21 сентябрь 2015 - 05:47
    Иркә яңа имидж турында уйлана
    Күптән түгел өченче тапкыр әни булган популяр җырчы Иркә тамашачыларын сөендереп кабат сәхнәдә күренә башлады. - Төпчегебез Сөембикәгә 2,5 ай гына булса да, әкренләп концертларда чыгыш ясый башладым. Октябрь аеннан бик күп концертлар башлана: сольныйлар һәм солянкалар. Аллага шөкер, әнием булышам, эшлә, диде. Хәзерге вакытта яңа җырлар яздыру өстендә эшлим,...
    900
    0
    0
  • 21 сентябрь 2015 - 05:34
    Хәерле иртә, лениногорскилылар! Һава торышы: аяз көннәр көтелә
    Бүген, 21 сентябрь көнне, аяз көн. Явым-төшем көтелми. Температура көндез +15, +18 градус җылы, төнлә +12, +9 градус. 22 сентябрь көнне, шулай ук аяз көн көтелә. Температура көндез +16, +20, төнлә +13,+11 градуска кадәр җылы. 23 сентябрь көнне аяз көн. Температура көндез +18, +23 градус, төнлә +12, +14 градус.
    693
    0
    0
Реклама