Заман сулышы

Татарстанның бер районында "чупакабра"ны тотканнар

Әлеге җәнлек Питрәч районындагы халыкка шактый зыян китерергә - йорт кошларының канын эчеп, кайберләрен буып үтерергә өлгергән була инде. Хуҗалыкларда кош-кортлар үлә башлагач, халык арасында кабат "чупакабра" турында имеш-мимешләр таралып өлгерә. Ниһаять, әлеге билгесезлеккә ачыклык кергән. Бер ир-ат сагалап торып, үз хуҗалыгындагы тавыкларын бугазлаган җәнлекне кәшәкә белән бәреп үтергән. "Чупакабра"...

Әлеге җәнлек Питрәч районындагы халыкка шактый зыян китерергә - йорт кошларының канын эчеп, кайберләрен буып үтерергә өлгергән була инде.
Хуҗалыкларда кош-кортлар үлә башлагач, халык арасында кабат "чупакабра" турында имеш-мимешләр таралып өлгерә. Ниһаять, әлеге билгесезлеккә ачыклык кергән. Бер ир-ат сагалап торып, үз хуҗалыгындагы тавыкларын бугазлаган җәнлекне кәшәкә белән бәреп үтергән. "Чупакабра" дигәннәре гадәти чәшке булып чыккан. Мөгаен ул якындагы берән җәнлек совхозыннан качкандыр.
http://www.saby-rt.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: