Заман сулышы

Лениногорскилы Артур Аминов “ТАНЦЫ” бию проектында катнашкан

ТНТ каналында "ТАНЦЫ" бию проектының яңа сезоны башланды. Анда Лениногорскидан Артур Аминов катнашты. Аның чыгышын алда күрсәтеләчәк выпусклардан карый аласыз, дип язылган "Лениногорский Журнал" сайтында. Белешмә: Артур инде 5 ел бии икән. Күбрәк урам биюләре белән кызыксына. Аның сүзләренчә, "Шаг вперед 2" киносын карагач урам биюләре белән кызыксынып китә ул....

ТНТ каналында "ТАНЦЫ" бию проектының яңа сезоны башланды. Анда Лениногорскидан Артур Аминов катнашты. Аның чыгышын алда күрсәтеләчәк выпусклардан карый аласыз, дип язылган "Лениногорский Журнал" сайтында.

Белешмә: Артур инде 5 ел бии икән. Күбрәк урам биюләре белән кызыксына. Аның сүзләренчә, "Шаг вперед 2" киносын карагач урам биюләре белән кызыксынып китә ул. 2012 елда "Лениногорск йолдызы" конкурсының бию номинациясендә I урынны яулаган. «Студенческая весна» фестивалендә, шулай ук Гран-при иясе булган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: