Заман сулышы

17 октябрь 2015 яңалыклары

  • 17 октябрь 2015 - 18:11
    Әлмәтлеләрнең алты миллионын урлаганнар
    Әлмәттә банкта эшләүче бер бухгалтер 5 ел буена вкладчыларның акчаларын үзләштергән. Килгән зыян барлыгы 6 миллион сумнан артып китә. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Аның гаебе дәлилләнгән очракта, ханымга 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү һәм 1 миллион сум күләмендә штраф яный, дип хәбәр итә "Әлмәт таннары" сайты.
    592
    0
    0
  • 17 октябрь 2015 - 16:32
    Лениногорск акробатчылары призлы урын алды
    Лениногорск акробатчылары Бөгелмәдә узган Ачык чемпионатта һәм шәһәр Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады. Виктория Тимофеева (1нче мәктәп) белән Ралина Федорова (12нче лицей) беренче разряд буенча беренче урын алдылар. Төркемләп ясаучы күнегүләрдә шулай ук безнең кызлар - Дина Елалдинова, Ангелина Дәүләтгәрәева, Лилия Алексеевага тиңнәр булмады. Егетләр парында Андрей Хәйретдинов һәм Артем Иванов...
    488
    0
    0
  • 17 октябрь 2015 - 15:58
    Лениногорскида бер кызга һөҗүм иткәннәр
    Бу хәл Гагарин урамында - политехник колледж янында була. 15.00 сәгать тирәсендә 17 яшьлек бер кыз урамнан үтеп барганда, аңа көтмәгәндә агач астында аунап яткан исерек ир ташлана. Йодрыгы белән башына суга, кыз җиргә аугач, ир аның өстенә менеп кыйный башлый. Кызга ярдәмгә үтеп баручылар килә. Хәзерге вакытта һөҗүм иткән...
    743
    0
    0
  • 17 октябрь 2015 - 13:06
    «Әнигә карап, аш пешерүче буласым килде»
    «Бәкер» шифаханәсенең ашханә мөдире Миңнур Минаҗева илле бишенче көзен каршылый. Ул таулы-чишмәле Кер­кәледән берничә чакрым ераклыкта урнашкан Тукмак авылында дөньяга килә. Чын мәгънәсендә матурлык оясы булган Тукмакны, аның машина таптамаган, хәтфә яшел чирәмле урамнарын, шуннан кара көзгә кадәр ялан тәпи йөгергәннәрен истән чыгармый. - Тора-бара әти тырышлыгы белән, йорт җиткезеп,...
    698
    0
    0
  • 17 октябрь 2015 - 12:35
    Лениногорскида яңгыр көтелә
    Синоптиклар фаразына караганда, иртәгә, 18 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән, ә көндез республиканың күпчелек районнарында яңгыр һәм пыскак яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр ихтимал. Җил көнбатыштан, талгын. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0-4 градус җылы тәшкил итәчәк, көндез 4-9 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеология һәм әйләнә-тирә...
    629
    0
    0
  • 17 октябрь 2015 - 09:36
    Лениногорскида каз саталар - бәясе 1 мең 700 сум
    Бүген Лениногорскида чираттагы ярминкә үтте. Авылдан каз да алып килгәннәр, бәясе былтыргыдан кыйммәтрәк - 1700 сум. Кәбестәне 13 сумнан алырга була иде
    619
    0
    0
  • 17 октябрь 2015 - 08:24
    Лениногорск базарында срогы чыккан азык-төлек сатканнар
    Лениногорск базарында 166 мең 500 сумлык 300 килограммга якын азык-төлек сатудан алынган. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлекчәсе тикшерүләр барышында базарда яраклылык срогы чыккан, җитештерү датасы, саклау вакыты һәм кайда җитештерелүе күрсәтелмәгән азык-төлекнең сатуга куелуын ачыклады. Мәсәлән, пластик шешәдәге "кара чикләвек мае"нда аның кайда чыгуы, саклау срогына кагылышлы бернинди дә мәгълүмат...
    430
    0
    0
Реклама