Заман сулышы

Лениногорскида бер кызга һөҗүм иткәннәр

Бу хәл Гагарин урамында - политехник колледж янында була. 15.00 сәгать тирәсендә 17 яшьлек бер кыз урамнан үтеп барганда, аңа көтмәгәндә агач астында аунап яткан исерек ир ташлана. Йодрыгы белән башына суга, кыз җиргә аугач, ир аның өстенә менеп кыйный башлый. Кызга ярдәмгә үтеп баручылар килә. Хәзерге вакытта һөҗүм иткән...

Бу хәл Гагарин урамында - политехник колледж янында була.


15.00 сәгать тирәсендә 17 яшьлек бер кыз урамнан үтеп барганда, аңа көтмәгәндә агач астында аунап яткан исерек ир ташлана. Йодрыгы белән башына суга, кыз җиргә аугач, ир аның өстенә менеп кыйный башлый. Кызга ярдәмгә үтеп баручылар килә.
Хәзерге вакытта һөҗүм иткән ирнең шәхесе ачыкланган. Тикшерү эшен дәвам итү өчен әлеге вакыйганың шаһитлары кирәк, шулай ук кызны коткарган ирнең шәхесен дә ачыкларга кирәк, ди Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте. Полиция хезмәткәрләре әлеге вакыйганың шаһитларын эзли, мөрәҗәгать итү өчен телефонннар: 02, 2-72-20, 2-72-33.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: undefined
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: