Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

«Әнигә карап, аш пешерүче буласым килде»

«Бәкер» шифаханәсенең ашханә мөдире Миңнур Минаҗева илле бишенче көзен каршылый. Ул таулы-чишмәле Кер­кәледән берничә чакрым ераклыкта урнашкан Тукмак авылында дөньяга килә. Чын мәгънәсендә матурлык оясы булган Тукмакны, аның машина таптамаган, хәтфә яшел чирәмле урамнарын, шуннан кара көзгә кадәр ялан тәпи йөгергәннәрен истән чыгармый. - Тора-бара әти тырышлыгы белән, йорт җиткезеп,...

«Бәкер» шифаханәсенең ашханә мөдире Миңнур Минаҗева илле бишенче көзен каршылый.


Ул таулы-чишмәле Кер­кәледән берничә чакрым ераклыкта урнашкан Тукмак авылында дөньяга килә. Чын мәгънәсендә матурлык оясы булган Тукмакны, аның машина таптамаган, хәтфә яшел чирәмле урамнарын, шуннан кара көзгә кадәр ялан тәпи йөгергәннәрен истән чыгармый.
- Тора-бара әти тырышлыгы белән, йорт җиткезеп, Керкәлегә күчтек, - дип сөй­ли ул. - Без гаиләдә дүрт кыз бала үстек. Әни - Халисә, әти - Камил тырыш, уңган-булган безнең. Бала­чак ел­ла­­ры заманасына кү­рә авыр­­ булса да, кызык уз­ды, ди­яр идем. Күпчелек ва­кыт табигать белән арала­шып үтте. Һәрберебезнең үз­ эше, вазифасы бар иде, безне мәҗбүр итмәделәр, үзебез теләп башкардык, - ди.
Миңнур ханым әнисен өй кешесе дип атый, чөнки йортка чисталык-пөхтәлек, кунакчыллык хас булган, табынга тәмле-татлы ризыклар куйган. Әтисен (мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын) тормыш сөючән, күп һөнәргә кулы ятып торды, дип искә алды.
- Керкәледәге мәктәпне тәмамлаганнан соң, әни үрнәгедер инде, аш пешерүче булу теләге туды. Лениногорскида укып кайткач, «Бәкер» шифаханәсенә официант булып эшкә кердем, - ди ул.
Шулай бер концерттан соң уртача буйлы, төпле сүзле Таһир исемле егет белән таныша. Озак та үтми, аның Зөһрәсенә әйләнә - ике йөрәкне бер итеп гаилә корып җибәрәләр. 1980 елның буранлы мартында килен булып төшә.
Хәзерге вакытта Таһир белән Миңнур ханым үзләре Бәкердә корган бә­рә­кәтле нигездә җан тынычлыгы белән яшиләр. Өч гүзәлне - Алия, Гөлия, Гөлүсәне тәрбияләп үсте­реп, тормыш юлына бастырдылар. Балдан татлы биш онык әби-бабасының иң кадерле газизләре.
Гомер бәйрәмен елмаеп каршылаучы Миңнур ханыма ныклы сәламәтлек, гаилә күркәмлеге, бала-онык игелеге күрергә
язсын, гомер көзе җылысы әле байтак елларга сузылсын.
Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: миннур минязева