Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск базарында срогы чыккан азык-төлек сатканнар

Лениногорск базарында 166 мең 500 сумлык 300 килограммга якын азык-төлек сатудан алынган. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлекчәсе тикшерүләр барышында базарда яраклылык срогы чыккан, җитештерү датасы, саклау вакыты һәм кайда җитештерелүе күрсәтелмәгән азык-төлекнең сатуга куелуын ачыклады. Мәсәлән, пластик шешәдәге "кара чикләвек мае"нда аның кайда чыгуы, саклау срогына кагылышлы бернинди дә мәгълүмат...

Лениногорск базарында 166 мең 500 сумлык 300 килограммга якын азык-төлек сатудан алынган.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлекчәсе тикшерүләр барышында базарда яраклылык срогы чыккан, җитештерү датасы, саклау вакыты һәм кайда җитештерелүе күрсәтелмәгән азык-төлекнең сатуга куелуын ачыклады.
Мәсәлән, пластик шешәдәге "кара чикләвек мае"нда аның кайда чыгуы, саклау срогына кагылышлы бернинди дә мәгълүмат юк иде. Шулай ук көнбагыш, хөрмә, йөзем, миндаль, әстерхан чикләвеге һәм башка кипкән җиләк-җимешләр сакланучы капчыкларда да яраклылык вакыты, продукциянең кайда җитештерелүе турында күрсәтелмәгән.
Тикшерү барышында, яраклылык срогы август аенда ук чыккан 18 шешә гранат согы һәм 114 данә казинак табылып, сатудан алынды.
Шунысы кызганыч: азык-төлек белән сату итүчеләр аларның срогы чыккан булуын да, мәгълүмат булырга тиешлеген дә белә. Ә кемнәр тарафыннан җитештерелгән булуы, товар белән тәэмин итүчеләр турында аларның милләте һәм телефон номерыннан башка бернәрсә дә белмиләр булып чыкты.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлекчәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: просроченный товар