Заман сулышы

24 октябрь 2015 яңалыклары

  • 24 октябрь 2015 - 17:52
    Лениногорскилы С.Сөләйманова исемендәге премиянең кызыксындыру бүләгенә лаек булган
    Әлмәт драма театрында якташыбыз Наил Шәрифуллинга "Кая бара бу дөнья?" җыентыгы өчен С.Сөләйманова исемендәге премиянең кызыксындыру бүләге тапшырылды. Әлеге премия "Татнефть" җәмгыяте һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан ел саен көз көне тапшырыла.
    590
    0
    0
  • 24 октябрь 2015 - 13:34
    Өйгә кунак кертмә
    Казан полицейскийлары карак кунакның эзенә төшкән. Күптән түгел Татарстан башкаласының "Ямашевский" полиция бүлегенә фатирында зәркән бизәнү-ясану әйберләре югалуын хәбәр итеп, бер ир-ат ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча Россия Җинаять кодексының 158нче статьясы 2нче өлешендә каралган җинаять составы буенча җинаять эше ачылган. Фатирны килеп тикшергән полицейскийлар ишек биген вату,...
    545
    0
    0
  • 24 октябрь 2015 - 13:10
    «Төшем өнгә әйләнде дә куйды»
    Лениногорскида туып үскән Лилия Хөснуллина фортепианода ничә яшьтә уйный башлаганын хәтерләми дә. Төрле илләрдә һәм дәрәҗәле сәхнәләрдә чыгыш ясаган, призлы урыннар яулаган талантлы һәм тыйнак кызыбыз бүген Германиядәге Югары музыка мәктәбендә белем ала. Тырыш якташыбыз турында шушы әңгәмәне укып белик. - Лилия, белгәнебезчә, сез бүген Германиядә укыйсыз. Бу хакта сөйләп...
    695
    0
    0
  • 24 октябрь 2015 - 09:31
    Ләйсән Таишева әнисе белән абыйсының җырчы икәнен дусларыннан ник яшергән?
    «Яланаяклы кыз» фильмында Римма Ибраһимованың яшь чагын күреп, тамашачы тел шартлатты. «Ошаса да ошар икән», - диючеләр хәйран булды. Җырчының кызы Ләйсән Таишеваны әнә шуннан яратып калдык. Әмма Ләйсән шул фильмнан соң сәхнәдә балкымады, җырлары ишетелмәде. Бары узган ел гына ул үсеп, тагын да матураеп, «Яңа Гасыр» каналы аша күренде....
    1453
    0
    1
  • 24 октябрь 2015 - 09:25
    Лениногорскилы берәү пенсионер әбине бәрдергән
    Күптән түгел Лениногорскиның Куйбышев-Шашин урамы чатында 43 яшьлек хатын-кыз "Лада Калина" машинасында 1957 елгы пенсионер әбине бәрдерә. Пенсионер әби җәяүлеләр өчен юлдан чыгып бара торган була. "Лада Калина" машинасы хуҗасы каядыр ашыккан вакыты булган күрәсең, аны бәрдерә. Әбинең аягына зыян килә, аны Бөгелмә хастаханәсенә озаталар.
    614
    0
    0
  • 24 октябрь 2015 - 09:06
    26 ОКТЯБРЬДӘН – 1 НОЯБРЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ
    КУЧКАР (21.03-20.04)лар өчен атна бик җиңелләрдән булмас. Үткән атнада башлаган эшләрне тәмамларга кирәк булу белән бергә, бу атнаныкы да өстәлер. Гел эшне генә карап сәламәтлегегез турында да онытмагыз. Ял көннәрендә аны яхшырту ягын карагыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сезгә бу атнада мөһим карар кабул итәргә туры киләчәк. Хыялларыгыз төрле булса да, бу...
    555
    0
    0
Реклама