Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Төшем өнгә әйләнде дә куйды»

Лениногорскида туып үскән Лилия Хөснуллина фортепианода ничә яшьтә уйный башлаганын хәтерләми дә. Төрле илләрдә һәм дәрәҗәле сәхнәләрдә чыгыш ясаган, призлы урыннар яулаган талантлы һәм тыйнак кызыбыз бүген Германиядәге Югары музыка мәктәбендә белем ала. Тырыш якташыбыз турында шушы әңгәмәне укып белик. - Лилия, белгәнебезчә, сез бүген Германиядә укыйсыз. Бу хакта сөйләп...

Лениногорскида туып үскән Лилия Хөснуллина фортепианода ничә яшьтә уйный башлаганын хәтерләми дә. Төрле илләрдә һәм дәрәҗәле сәхнәләрдә чыгыш ясаган, призлы урыннар яулаган талантлы һәм тыйнак кызыбыз бүген Германиядәге Югары музыка мәктәбендә белем ала. Тырыш якташыбыз турында шушы әңгәмәне укып белик.


- Лилия, белгәнебезчә, сез бүген Германиядә укыйсыз. Бу хакта сөйләп китсәгез иде.
- Чит илдә уку-минем күптәнге хыялым иде. Дөресен генә әйткәндә, монда килеп имтиханнар бирә алуыма үзем дә ышанып бетә алмыйм, чөнки ул иң мәртәбәле уку йортларының берсеннән санала. Бу уку бинасында студент булып йөрүләремне төшләремдә генә күрә идем. Бер ел элек төшем өнгә әйләнде дә куйды инде менә.
- Кайда яшисез? Нинди телдә аралашасыз?
- Фрайбург дигән бик матур, тыныч шәһәрдә яшим. Ул - Германиядәге иң борынгы һәм тарихи шәһәрләрнең берсе. Таулар арасында урнашкангамы, иртән һәм төнлә суык була, ә көндез җылы. Кыш аенда монда бөтенләй кар булмый диләр, әле күргәнем юк. Бер бүлмәдә торам, күршедә генә Болгария һәм Албаниядан килгән дусларым яши. Күбрәк немецча аралашырга туры килә. Монда укырга кергәндә, барлык имтиханнарны да инглиз телендә тапшырган идем, немец телен исә монда килгәч кенә өйрәнә башладым. Махсус курсларга йөрдем. Әле һаман да өйрәнүемне дәвам итәм.
- Сагындырамы?
- Әлбәттә, туган-үскән җир һәрвакыт истә. Әти-әнием яныннан тугызынчы сыйныфта ук чыгып китсәм дә, барыбер, аларны, сеңелем Гөлшатны сагынып яшим.
- Чит җирдә ияләшергә авыр булмадымы?
- Ияләшергә авыр һәм җайсыз булды димәс идем, биредә төрле илләрдән килгән, минем кебек бик күп кыз-егетләр белем ала.
Еракта булсам да, туганнарымның, дусларымның җылы­сын һәрвакыт тоям, интернет челтәрендә дә аралашу мөмкинлеге бар.
- Германиядә халык нинди?
- Монда да шундый ук ике аяклы, ике куллы кешеләр. Безнең халыкка караганда бераз әдәплерәк кенә, шунысы сизелә. Ризыкка зур хөрмәт белән карыйлар, аны ташлау һәм әрәм итү дигән нәрсә бөтенләй юк. Чисталык ягыннан да мактар идем үзләрен. Аннан алар конкрет вакыт белән яши, мәсәлән, монда шундый тәртип бар: бездәге кебек теләсә кайчан кунакка барып булмый, килүең турында алдан хәбәр итәргә кирәк.
- Татар телен онытмадыгызмы?
- Туган телемне, әлбәттә, онытмаска тырышам. Германиядә татар милләтеннән булган кайбер дусларым белән саф татар телендә аралашабыз. Әти-әниләрем, туганнарым белән дә интернет ярдәмендә һәрдаим скайптан үз телебездә сөйләшеп торабыз. Ана сөте белән күңелгә сеңгән телне оныту гаеп эш кебек тоела миңа. Ялгызым гына калган чакларда туган як турында татарча җырлар көйлим, татар радиосы тыңлыйм, үземне өйдәге кебек хис итәм.
- Күпме вакытка бер туган ягыгызга кайтасыз?
- Кызганыч, бик еш кайтып йөри алмыйм. Ярты елга бер генә туры килә иде, ә хәзер бөтенләй елга бер генә тапкыр калачак. Моннан тыш Казан консерваториясе магистратурасында белем алуымны да дәвам итәм. Кайтуымның да сәбәбе укуым белән бәйле. Тиз арага имтиханнар тапшырырга гына күренеп китәм.
- Кайткач кемнәр белән очрашырга тырышасыз?
- Башкортстанда яшәүче әби-бабамда кунакта булырга яратам. Миңа белем биргән укытучылар, дусларым белән рәхәтләнеп аралашам. Санаулы вакытымны күбрәк гаиләм белән үткәрергә тырышам. Бу юлы гына, Казанда имтиханнар биреп, алар янында бик аз булырга туры килде.
- Киләчәккә нинди уй-хыяллар белән яшисез?
- Киләчәккә - хыяллар, уйлар күп, әмма аларны бик сөйләргә ярамый, диләр. Минекеләр дә сер булып калсын әле. Иң мөhиме -дөньяларыбыз тыныч булсын.
Әңгәмәдәш: Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лилия хуснуллина