Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

26 ОКТЯБРЬДӘН – 1 НОЯБРЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ

КУЧКАР (21.03-20.04)лар өчен атна бик җиңелләрдән булмас. Үткән атнада башлаган эшләрне тәмамларга кирәк булу белән бергә, бу атнаныкы да өстәлер. Гел эшне генә карап сәламәтлегегез турында да онытмагыз. Ял көннәрендә аны яхшырту ягын карагыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сезгә бу атнада мөһим карар кабул итәргә туры киләчәк. Хыялларыгыз төрле булса да, бу...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар өчен атна бик җиңелләрдән булмас. Үткән атнада башлаган эшләрне тәмамларга кирәк булу белән бергә, бу атнаныкы да өстәлер. Гел эшне генә карап сәламәтлегегез турында да онытмагыз. Ял көннәрендә аны яхшырту ягын карагыз.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сезгә бу атнада мөһим карар кабул итәргә туры киләчәк. Хыялларыгыз төрле булса да, бу атнада берсен генә чынга ашыру мөмкинлеге булачак. Шәхси тормышыгызга килгәндә, яраткан кешегезгә карата мәрхәмәтле булу сорала. Финанс мәсьәләсендә чыгым-керемнәр булыр.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрнең кайсы ялгыз, гашыйк булып куюлары ихтимал. Үзегезнең гыйшык утында яна белүегезгә ышаныч беткән дип уйласагыз, ялгышасыз. Эшегездә мөһим үзгәрешләр көтелми. Гаиләлеләр балаларына игътибар бирсә иде.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, хезмәт­кәрләрегез белән дустанә мөнәсәбәттә булыгыз, аларга һәрвакыт кемнең урыны кая булуы турында әйтеп тормасагыз да була. Яңа идеяләрегезне чынга ашырырсыз. Ялгызларны яңа танышу-очрашулар көтә. Бәлки, бу очрашу алдагы тормышыгызны хәл итәр.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, әгәр сез җитәкче икән, үз-үзегезне бераз үзгәртү комачау итмәс. Яңа эшлекле килешү төзү файда китерер. Бизнес белән шөгыль­ләнүчеләр өчен атна уңышлы. Сөйгәнегез белән ачуланышкан булсагыз, дуслашу өчен беренче адымны ясарга курыкмагыз.
КЫЗ (23.08-22.09)лар, атна башыннан тырышып эшләсә, нәтиҗәсе озак көттермәс. Тормышыгызны үзгәртү мөмкинлеге туачак. Эчке сиземләвегезгә ышаныгыз, шул вакытта гына дөрес адым ясарсыз. Парлылар бер-берсенә карата игътибарлы булып яшәсә бар да яхшы булачак.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, артык кызып китүчән булуыгыз аркасында якын кешегез белән үпкәләшүегез ихтимал. Берәр нәрсә сезнеңчә, булмаска да мөмкин, ләкин бу сезгә тупас кыланырга ярый дигән сүз түгел. Эшегездә бөтен нәрсәне алдан уйлап эшләгез. Ял көннәрен гаиләгез белән үткәрергә тырышыгыз.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар, сезне бу атнада җиңел булмаган сайлау көтә. Төрле шәхси планнарны чынга ашырыргамы, әллә эш мәсьәләсендә килеп чыккан мөмкинлектән файдаланыргамы - уйлап бетерегез. Кайсын сайласагыз да уңыш сезнең яклы. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, чыгымнар булуы ихтимал.
УКЧЫ (23.11-21.12)лар, мөһим карарлар кабул иткәндә сак һәм игътибарлы булыгыз. Юридик кәгазьләр белән эш итәрсез, барысы да уңышлы булыр. Эшегездә файдалы килешүләр төзелер, яңа мөмкинлекләр ачылыр. Шәхси тормышыгыз турында да онытып җибәрмәгез.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, атна башыннан эшкә чумар. Алар күп көч һәм игътибар таләп итә. Берәр ошатып йөргән кешегез бар икән, хисләрегезне белдерергә оялмагыз. Аның беренче адым ясавын көтә калсагыз, вакытның үткәнен сизми дә калырсыз. Финанс мәсьәләсендә чыгымнар көтелә.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар бу атнада актив булыр. Кулыгыз тигән бөтен эш тә уңар. Яңа мөмкинлекләр туар, уңышны кулдан ычкындырмаска тырышыгыз. Шәхси тормышыгызны кайгыртыгыз. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләрегезне рәсмиләштерү уе дөрес булыр.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, вак-төяк нәрсәләр өчен борчылырга кирәкмәс. Тирә-юньдә булган вакыйгалардан тәм табып, куанып яшәгез. Бу атнада бернәрсә турында да уйламыйча ял итү ягын гына карагыз. Финанс яктан чыгымнар булырга тора. Ялгызларның парын очратуы ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп