Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Өйгә кунак кертмә

Казан полицейскийлары карак кунакның эзенә төшкән. Күптән түгел Татарстан башкаласының "Ямашевский" полиция бүлегенә фатирында зәркән бизәнү-ясану әйберләре югалуын хәбәр итеп, бер ир-ат ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча Россия Җинаять кодексының 158нче статьясы 2нче өлешендә каралган җинаять составы буенча җинаять эше ачылган. Фатирны килеп тикшергән полицейскийлар ишек биген вату,...

Казан полицейскийлары карак кунакның эзенә төшкән. Күптән түгел Татарстан башкаласының "Ямашевский" полиция бүлегенә фатирында зәркән бизәнү-ясану әйберләре югалуын хәбәр итеп, бер ир-ат ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Әлеге факт буенча Россия Җинаять кодексының 158нче статьясы 2нче өлешендә каралган җинаять составы буенча җинаять эше ачылган. Фатирны килеп тикшергән полицейскийлар ишек биген вату, йортка законсыз үтеп керү кебек эзләрне тапмаган. Аның каравы, фатирның хуҗасы сөйләгәнчә, аның өендә эш белән бүтән районнан килгән танышы кунак булган икән.

Менә ул киткәннән соң хуҗа 100 мең сумга бәяләнерлек зәркән эшләнмәләр тартмачыгы юкка чыгуын ачыклаган. РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе хәбәренчә, полицейскийлар 25 яшьлек егетнең эзенә төшкән: ул үз гаебен таныган һәм урлаган әйберләрнең бер өлешен кайтарган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вор