Заман сулышы

25 октябрь 2015 яңалыклары

  • 25 октябрь 2015 - 14:29
    Тимәшлеләр нидән зарлана?
    "Халык контроле" порталына берәү Тимәшнең Молодежная урамында чүп-чарны һәр шимбә кичке сәгать сигездә чыгарырга тиешләр, дип яза. Тик чүп-чар төяүче машина вакытында алмый йә бөтенләй килми икән. Халык чүбен капка төбендә капчыкларда килеш сакларга мәҗбүр, диелгән порталда. Чыганак: https://uslugi.tatar.ru https://uslugi.tatar.ru фотосы
    558
    0
    0
  • 25 октябрь 2015 - 13:00
    Урмышлы егете Рамил Галимҗановның гастрольләрдән кайтып кергәне юк
    Ике ел рәттән иң югары музыкаль премия - "Алтын барс" сын яулаган якташыбыз - Урмышлы егете Рамил Галимҗанов хәзерге вакытта Әлмәт шәһәрендә яши. Хатыны Гүзәл белән 4 яшьлек улларын - Рамазанны үстерәләр. Мәдәният өлкәсендә хезмәт куя. "Барс Медиа" компаниясе белән хезмәттәшлек иткәнгә, Казан белән Әлмәт арасында бик еш йөрергә туры...
    657
    0
    0
  • 25 октябрь 2015 - 12:42
    Уенчыкка тамга сугалар
    Тиздән кибет киштәләрендәге курчак, машиналарда "ярый" яки "ярамый" дигән "пичәт" барлыкка килмәгәе. Түрәләр балалар өчен сатыла торган товарларга махсус тамга суга башларга тәкъдим иткән. Алар әйтүенчә, бүген кибеттәге уенчыкларның күбесен малай-кызларга уйнарга бирү түгел, хәтта күрсәтергә дә ярамый. Балаларның психикасына зыян килә, дип куркуга төшкән әти-әниләрне ишеткәннәр. Россия Президенты каршындагы...
    661
    0
    0
  • 25 октябрь 2015 - 09:30
    Эльза Идиятова: “Концертларда бик теләп катнашам”
    Зәй-Каратай авылында туып үскән Эльза Идиятова Казан федераль университеты музыка факультетының өченче курсында укый. Концертларда да бик теләп катнашам, ди ул. Эстрада җырларын да, халыкныкын да бик теләп башкара. Ничек инде җырламасын, җырлы-моңлы Рөстәм һәм Миләүшә Идиятовлар кызы бит ул. - Лидия Алексеевна җитәкләгән керәшен ансамблендә дә җырлыйм, хор белән...
    517
    0
    0
  • 25 октябрь 2015 - 07:21
    Яшел Үзәндәге йортта көчле шартлау булган (+фотолар)
    Гадәттән тыш хәл кичә, 24 октябрьдә, 21:55 сәгатьтә булган. Яшел Үзән шәһәренең С.Сәйдәшев урамындагы 15 нче йортның бишенче катында көнкүреш газ шартлаган. Гадәттән тыш хәл булган урынга тиз арада ашыгыч хезмәт, җаваплы оешма һәм шәһәр хакимияте вәкилләре килеп җиткән. Шартлау шул дәрәҗәдә көчле булган ки, фатир нык җимерелгән, ә подъезддагы...
    524
    0
    0
  • 25 октябрь 2015 - 07:18
    Урмышлыда – Сөмбелә, Керкәледә – Көзге бал
    Район мәктәпләре элеккеге традициягә туры кала әле. Күпчелегендә көзге эшләр тәмамлангач, Көзге бал бәйрәме уза. Мәсәлән, Керкәле мәктәбендә шундый бәйрәм күңелле үткән. Зал матур итеп шарлар, плакатлар, агач яфраклары белән бизәлгән иде, дип хәбәр итә мәктәп сайты. Бәйрәмдә 5-8 сыйныф укучылары катнашкан. Алар төрле конкурслар буенча сынашканнар, үзләренең артистлык сәләтен...
    620
    0
    0
Реклама