Заман сулышы

Урмышлы егете Рамил Галимҗановның гастрольләрдән кайтып кергәне юк

Ике ел рәттән иң югары музыкаль премия - "Алтын барс" сын яулаган якташыбыз - Урмышлы егете Рамил Галимҗанов хәзерге вакытта Әлмәт шәһәрендә яши. Хатыны Гүзәл белән 4 яшьлек улларын - Рамазанны үстерәләр. Мәдәният өлкәсендә хезмәт куя. "Барс Медиа" компаниясе белән хезмәттәшлек иткәнгә, Казан белән Әлмәт арасында бик еш йөрергә туры...

Ике ел рәттән иң югары музыкаль премия - "Алтын барс" сын яулаган якташыбыз - Урмышлы егете Рамил Галимҗанов хәзерге вакытта Әлмәт шәһәрендә яши.


Хатыны Гүзәл белән 4 яшьлек улларын - Рамазанны үстерәләр. Мәдәният өлкәсендә хезмәт куя. "Барс Медиа" компаниясе белән хезмәттәшлек иткәнгә, Казан белән Әлмәт арасында бик еш йөрергә туры килә, ди ул. Концертларда да еш катнаша, күптән түгел генә "Татарча солянка" концерты белән Уфа, Төмән, Тобольск якларында йөреп кайтканнар, чыгышларын тамашачылар бик җылы кабул иткән.
- Бу көннәрдә ике яңа җыр яздыру белән мәшгуль. Матур, күңелемә ошый торган җырлар. Яхшы гына килеп чыкса, бәлки клип та төшерергә булыр. Туй, юбилейларда чыгыш ясарга да еш чакыралар. Һәрберсенә диярлек барырга тырышам, - ди Рамил. - Репертуарга килгәндә, ул гел тулыланып тора. Анда алты җыр бар, аның өчесе - халыкка таныш, тамашачылар арасында популяр җырлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: