Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Урмышлыда – Сөмбелә, Керкәледә – Көзге бал

Район мәктәпләре элеккеге традициягә туры кала әле. Күпчелегендә көзге эшләр тәмамлангач, Көзге бал бәйрәме уза. Мәсәлән, Керкәле мәктәбендә шундый бәйрәм күңелле үткән. Зал матур итеп шарлар, плакатлар, агач яфраклары белән бизәлгән иде, дип хәбәр итә мәктәп сайты. Бәйрәмдә 5-8 сыйныф укучылары катнашкан. Алар төрле конкурслар буенча сынашканнар, үзләренең артистлык сәләтен...

Район мәктәпләре элеккеге традициягә туры кала әле. Күпчелегендә көзге эшләр тәмамлангач, Көзге бал бәйрәме уза. Мәсәлән, Керкәле мәктәбендә шундый бәйрәм күңелле үткән.
Зал матур итеп шарлар, плакатлар, агач яфраклары белән бизәлгән иде, дип хәбәр итә мәктәп сайты. Бәйрәмдә 5-8 сыйныф укучылары катнашкан. Алар төрле конкурслар буенча сынашканнар, үзләренең артистлык сәләтен күрсәткән. "Көз патшабикәсе" исеменә Сабина Фатыйхова, "Көз патшасы" исеменә Рамил Вилданов лаек булган.
Урмышлыда Сөмбелә бәйрәме үтте, дип хәбәр итә мәктәп сайты. Беренче өлешендә көзге уңышлардан композицияләр ясаганнар, икенче өлешендә Сөмбелә кызын сайлаганнар. Кызлар югалып калмыйча, биремнәрне дөрес үтәп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: осенний бал