Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уенчыкка тамга сугалар

Тиздән кибет киштәләрендәге курчак, машиналарда "ярый" яки "ярамый" дигән "пичәт" барлыкка килмәгәе. Түрәләр балалар өчен сатыла торган товарларга махсус тамга суга башларга тәкъдим иткән. Алар әйтүенчә, бүген кибеттәге уенчыкларның күбесен малай-кызларга уйнарга бирү түгел, хәтта күрсәтергә дә ярамый. Балаларның психикасына зыян килә, дип куркуга төшкән әти-әниләрне ишеткәннәр. Россия Президенты каршындагы...

Тиздән кибет киштәләрендәге курчак, машиналарда "ярый" яки "ярамый" дигән "пичәт" барлыкка килмәгәе. Түрәләр балалар өчен сатыла торган товарларга махсус тамга суга башларга тәкъдим иткән. Алар әйтүенчә, бүген кибеттәге уенчыкларның күбесен малай-кызларга уйнарга бирү түгел, хәтта күрсәтергә дә ярамый. Балаларның психикасына зыян килә, дип куркуга төшкән әти-әниләрне ишеткәннәр.

Россия Президенты каршындагы гражданлык җәмгыяте һәм кеше хокуклары советы президиу-мы вәкиле Яна Лантратова сүзләренә караганда, илдә кичекмәстән уенчыкларның куркынычсызлыгы мәсьәләсе белән шөгыльләнүче махсус комиссия булдырырга кирәк. Бу эшкә әлеге тармакка караган белгечләрне генә түгел, ә әти-әниләрне һәм психологларны да җәлеп итәргә кирәк, дигән ул.

Яна Лантратова фикеренчә, бүген кибет киштәсендәге уенчыклар арасында курку, ярсу кебек хисләр уятучылары бихисап. Махсус комиссия вәкилләре әнә шундый уенчыкларны ачыкларга тиеш. Мондый товарларга аерым тамга уйлап табарга киңәш иткәннәр. "Кара" мөһерне сыйфатсыз материаллардан эшләнгән уенчыкларга да сукмакчылар. Тик кибетләр әлеге яңалыкка риза булырмы - монысы билгесез. Ахыр чиктә, бу - табыш югалтуга китерәчәк бит.

Белгечләр әйтүенчә, бүген илдә үсмерләрнең сәламәтлегенә тәэсир итүче товарларны җитеш-терү һәм сату өлкәсендә дәүләт тарафыннан тиешле күзәтү юк. Шуңа күрә кибеттә күзе атылып чыгарга әзер торган җанварлар да, аждаһаны хәтерләткән курчаклар да ирекле рәвештә сатыла. Вәзгыять алга таба да шулай дәвам итсә, йомшак аю яки озын толымлы гүзәлләргә киштәдә урын да калмаячак, дип фаразлаганнар.
Балаларны күбрәк куркыныч булып күренгән уенчыклар кызыксындыруы беркемгә дә сер тү-гел. Аларның күбесе - малай-кызлар яратып караучы мультфильм, сериал каһарманнары. Әти-әниләр арасында, начар әйберне балалар кибетендә сатмаслар, дип ялгыш фикер йөр-түчеләр дә җитәрлек. Бактың исә, бүген әлеге өлкәдә мәҗбүри дәүләт стандартлары юк, алар киңәш рәвешендә генә тәкъдим ителә икән.
Эльвира Вәлиева
Чыганак: vatantat.ru
http://perseybaby.ru/ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: марки на игрушках