Заман сулышы

12 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 12 ноябрь 2015 - 12:40
    ВИЧ-инфекция авылга барып җитте
    - Табибларның ВИЧ-инфекция турында мәгълүматлары җитәрлек түгел. Педиатрлар, дәвалау оешмаларындагы кабул итү бүлекләрендә эшләүчеләр әлеге чир турында күбрәк белсен иде. Шул чагында безне аңларга тырышырлар иде, - ди Үзбәкстаннан килгән кыз. Кызчык һәм тагын берничә бала Казанда узган «ВИЧ-инфекцияле балаларны дәвалауда заманча чаралар» исемле Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Россиядә ВИЧ-инфекция...
    824
    0
    0
  • 12 ноябрь 2015 - 11:50
    Баласын өстәл һәм идәнгә бәреп үтергән ир-атны хөкем иттеләр
    Казанда яшәүче 23 яшьлек Антон Лабенскийга карата хөкем карары чыгарылды. Ул 1,5 айлык баласын үтерүдә гаепле, дип табылды. Суд утырышы вакытында дәүләт гаепләү вәкиле Антон Лабенскийны махсус режимлы колониягә җибәрү шарты белән гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүен сораган иде. Антон Лабенский кечкенә баланы аеруча кансызлык белән үтерүдә гаепләнелде. Тикшерү органнары һәм...
    563
    0
    0
  • 12 ноябрь 2015 - 11:43
    Татарстанда 400 пар игезәк туган
    Республикада 2015 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча 48 меңнән артык туу турында акт теркәгәннәр. Сабыйлар арасында кызларга караганда малайлар күбрәк. Шунысы кызыклы, беренче тапкыр өч игез бала өч гаиләдә туган, дип хәбәр итә Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, дип яза Intertat.ru.
    452
    0
    0
  • 12 ноябрь 2015 - 11:36
    Тәкъдимне дә ясый белергә кирәк!
    Хәзерге замана яшьләре бигрәк үзгә. Күбесе бик актив, әрсез, һәр нәрсәдә яңалык табырга, аерылып торырга ярата. Беркөнне Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның Казандагы концертларында көтелмәгән хәл булды. Илдар җырын җырлап бетерүгә, залга бер кочак розалар күтәреп, бер егет керде һәм бөтен халык алдында тезләнеп, йөргән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясап,...
    515
    0
    0
  • 12 ноябрь 2015 - 11:30
    Лениногорскида буран һәм томан көтелә
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда,12 ноябрьдә республикада кар, юеш кар, яңгыр явуы көтелә. Синоптиклар аерым районнарда буран чыгу ихтималы булуын да җиткерә.Һава торышы көйсезләнгән вакытта күз күреме 1000 метрдан да кимрәк булачак. Урыны белән томан төшәчәк - күз күреме 500 метрдан да ким булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан...
    570
    0
    0
  • 12 ноябрь 2015 - 11:22
    Лениногорскилы Харкевичлар гаиләсе яңа фатирлы булачак
    Лениногорскилы Виталий һәм Ксения Харкевичлар "Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасы кысаларында, торак алу сертификаты ия булды. Аларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк үз кабинетына чакырып, тантаналы рәвештә гаилә башлыгы Виталийга сертификат тапшырды. Зилә Мөдәррисова, автор фотолары
    510
    0
    0
  • 12 ноябрь 2015 - 11:01
    Кәбестә белән баллы кызыл борычтан салат
    Кирәк булачак: 300 грамм кәбестә кишер 1ч.к. тоз 3 ч.к. аш серкәсе баллы борыч 1 сарымсак көнбагыш мае 2 ч.к. шикәр Әзерләү: Кәбестәне белән кишерне юабыз. Кәбестәне ваклап турыйбыз, кишерне өре угычтан чыгарабыз. Икесен бергә кушып, тоз сибәбез, яхшылап болгатабыз. 30 минутка калдырабыз. Шуннан соң сарымсакны чистартып, кәбестә өстенә салабыз....
    455
    0
    0
  • 12 ноябрь 2015 - 10:40
    Сарабикколда бик зур конференция үткәрергә әзерләнәләр
    Россиядә Әдәбият елы һәм Татарстан АССРның 95 еллыгы уңаеннан,академик ,тарих фәннәре докторы Әгдәс Хөсәен улы Борһановның тууына 95 яшь тулуына багышлап, «Лениногорск районында һәм Татарстанның көньяк-көнчыгышында кеше һәм табигать. Сарабикол авылы һәм Шөгер -Шушма табигый -географик һәм тарихи-мәдәни регионы: тарихи һәм мәдәни проблемалар» темасына региональ фәнни-практик конференция үткәрелә. Конфенренцияне оештыручылар:...
    511
    0
    0
  • 12 ноябрь 2015 - 10:34
    Татарстанда эшсезләр саны арткан
    10 ноябрьгә Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15831 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе узган атнага караганда 128 кешегә арткан һәм бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,77 % тәшкил итә. Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны эшсезләргә караганда ике тапкыр чамасы...
    484
    0
    0
  • 12 ноябрь 2015 - 10:24
    Казан аэропортында Мисырдан кайткан туристларга багажларын тапшыру дәвам итә
    Казан аэропортында Мисырдан кайткан туристларга багажларын тапшыру дәвам итә. Багаж тәүлек дәвамында 1 нче терминалда эчке авиалинияләрнең очып килү залында бирелә, дип хәбәр итә аэропорт матбугат хезмәте. Пассажирлар багаж турындагы мәгълүматны Казан аэропортының кайтарылган багаж реестрында белә ала: http://kazan.aero/for-passengers-andguests/Arrival/bag-from-ARE/. Багажны алу мәсьәләләре буенча (843)-254-00-80, (843)-267-87-80 телефоннары аша мәгълүмат алырга мөмкин....
    629
    0
    0
  • 12 ноябрь 2015 - 10:21
    Лениногорскилыларны Татьяна Воропаева кабул итә
    13 ноябрь көнне 12.00 сәгатьтә Лениногорск шәһәре, Булгаков урамы, 1А йорт адресы буенча ЗАГС бүлегендә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан Республикасындагы региональ җәмәгать кабул итү урыны җитәкчесе Татьяна Воропаева райондашларны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 5-16-11.
    719
    0
    0
  • 12 ноябрь 2015 - 10:20
    Татарстанның “Ел студенты” кем булыр?
    Ел саен үткәрелә торган "Ел студенты" республика премиясенә гаризалар кабул ителә башлады. Инде унберенче тапкыр уздырыла торган әлеге конкурс Татарстанның яшьләр бренды буларак танылды. Белгәнебезчә, премия профессиональ белем бирү оешмалары һәм югары уку йортларындагы студентлар үзидарәсе органнары эшчәнлеген танытуга юнәлтелгән. Моннан тыш, шушы конкурс ярдәмендә студентлар иҗтимагый оешмалары лидерларын да...
    478
    0
    0
  • 12 ноябрь 2015 - 06:03
    Бер ир үги кызын «натура» белән тәрбияләгән
    Татарстанлы ир үги кызын ничек тәрбияләве турында мәктәп психологына мактанганнан соң, аны кулга алганнар. Казанда яшәүче 52 яшьлек Владимир Андронов ун яшьлек үги кызын мәктәптән каршы алырга баргач, мәктәп психологы белән сөйләшкәндә: «Ә менә мин кызымны натура буенча тәрбиялим, кешенең интим җирләрен күреп үссен!» - дип мактанган. Шуннан соң психолог...
    519
    0
    0
  • 12 ноябрь 2015 - 05:59
    ЗАГСларда никах теркәүчеләр бердәм "униформа"га күчә (ФОТО)
    Хәзер ЗАГС идарәсендә никах теркәүчеләргә нәрсә кияргә икән дип баш ватасы юк. Алар өчен бердәм "униформа" кабул иткәннәр. - Казан ЗАГСы - ул бренд. Хезмәткәрләр өчен бердәм стиль уйлап таптык, - ди башкаланың ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәл Габбасова. Әлеге стильле киемнәрне сайлау буенча конкурс уздырылган. Арада иң кулай төс һәм...
    551
    0
    0
Реклама