Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда эшсезләр саны арткан

10 ноябрьгә Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15831 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе узган атнага караганда 128 кешегә арткан һәм бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,77 % тәшкил итә. Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны эшсезләргә караганда ике тапкыр чамасы...

10 ноябрьгә Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15831 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе узган атнага караганда 128 кешегә арткан һәм бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,77 % тәшкил итә.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны эшсезләргә караганда ике тапкыр чамасы күбрәк. Татарстанда 31164 вакансия бар. Узган атнада оешмалар 940 эш урыны ачык дип белдергән.
Хисап атнасы барышында, 4-10 ноябрьдә, 811 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 400е хезмәт вазифаларын үз теләкләре белән калдырып киткән, 57 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50843-tatarstanda-eshsezl%D3%99r-sanyi-artkan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безработный безработица