Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тәкъдимне дә ясый белергә кирәк!

Хәзерге замана яшьләре бигрәк үзгә. Күбесе бик актив, әрсез, һәр нәрсәдә яңалык табырга, аерылып торырга ярата. Беркөнне Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның Казандагы концертларында көтелмәгән хәл булды. Илдар җырын җырлап бетерүгә, залга бер кочак розалар күтәреп, бер егет керде һәм бөтен халык алдында тезләнеп, йөргән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясап,...

Хәзерге замана яшьләре бигрәк үзгә. Күбесе бик актив, әрсез, һәр нәрсәдә яңалык табырга, аерылып торырга ярата.
Беркөнне Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның Казандагы концертларында көтелмәгән хәл булды. Илдар җырын җырлап бетерүгә, залга бер кочак розалар күтәреп, бер егет керде һәм бөтен халык алдында тезләнеп, йөргән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясап, йөзек бүләк итте!
Әлбәттә, кыз мондый тәкъдимгә каршы килә алмады, ризалашты. Теге егет бу хакта Илдардан рөхсәт сорап, килешкән булган. Мондый хәл турында ишеткәнем булса да, үз күзләрем белән күргәнем юк иде әле.
Күптән түгел классташымның сеңлесе Алсу Нигъмәтуллинага да йөргән егете җырчы Радик Юльякшин концертында кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган.
- Матур гына концерт карап утырганда, егетем «чыгып керәм әле» дип торып китте. Берзаман Радик: "Хәзер сәхнәгә бер егет чыгачак. Аның кебек чын ир-егетләр күбрәк булсын иде", - диде дә, сәхнәгә чәчәкләр күтәреп егетем чыкты! Минем өчен бу көтелмәгән хәл булды.
Ул алдан Радик белән сөйләшеп куйган булган. Шунда ук сәхнәгә йөгереп мендем. Егетем йөзек биреп, халык алдында миңа үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Мин, әлбәттә, ризалаштым. Сөйгәнемнең мондый адымга баруы - мине хөрмәт итү һәм ярату билгесе дип уйлыйм. Узган атнада никах укыттык, туйны декабрьгә билгеләдек, - дип сөйләде Алсу Нигъмәтуллина.
http://www.bavly-tat.ru/tt/hbrl/item/8259-t%D3%99kdimne-d%D3%99-yasyiy-belerg%D3%99-kir%D3%99k.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: предложение руки и сердца