Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Баласын өстәл һәм идәнгә бәреп үтергән ир-атны хөкем иттеләр

Казанда яшәүче 23 яшьлек Антон Лабенскийга карата хөкем карары чыгарылды. Ул 1,5 айлык баласын үтерүдә гаепле, дип табылды. Суд утырышы вакытында дәүләт гаепләү вәкиле Антон Лабенскийны махсус режимлы колониягә җибәрү шарты белән гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүен сораган иде. Антон Лабенский кечкенә баланы аеруча кансызлык белән үтерүдә гаепләнелде. Тикшерү органнары һәм...

Казанда яшәүче 23 яшьлек Антон Лабенскийга карата хөкем карары чыгарылды. Ул 1,5 айлык баласын үтерүдә гаепле, дип табылды.
Суд утырышы вакытында дәүләт гаепләү вәкиле Антон Лабенскийны махсус режимлы колониягә җибәрү шарты белән гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүен сораган иде. Антон Лабенский кечкенә баланы аеруча кансызлык белән үтерүдә гаепләнелде.
Тикшерү органнары һәм суд тарафыннан ачыкланганча, Казандагы әлеге хәл быел 20 майда булган. Исерек хәлдә булган Лабенский күршеләрендә кунакта вакытта бергә торучы хатын-кызны һәм аның кулындагы кечкенә баланы кыйный башлый. Лабенский артсыз урындык белән нарасыйга суга. Шул вакытта фатир хуҗасы кереп, ир-атны читкә сөйри. Ләкин ир-ат шунда да баланы әнисенең кулыннан тартып ала, башы белән өстәлгә бәрә, идәнгә ыргыта.
Баланың кинәт кенә елаудан туктавын күреп алган хуҗа кеше ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләрен чакырта. Шушы хәлләрдән соң кыз бала ике көннән соң хастаханәдә җан бирә.
Суд Лабенскийны 18 елга ирегеннән мәхрүм итте.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50853-balasyin-%D3%A9st%D3%99l-%D2%BB%D3%99m-id%D3%99ng%D3%99-b%D3%99rep-%D2%AFterg%D3%99n-ir-atnyi-h%D3%A9kem-ittel%D3%99r.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мужчину осудили на 18 лет отца осудили на 18 лет ъ