Заман сулышы

30 декабрь 2015 яңалыклары

  • 30 декабрь 2015 - 16:14
    Маймыл елыннан ниләр көтәргә, укыгыз
    2016 ел - зур башлангычлар елы. Икътисади кризис тәмамланмаса да, чигенә. Кыюлык һәм дәрт эштә генә түгел, мәхәббәт өлкәсендә дә кирәк булачак. Әгәр мөнәсәбәтләрдә ниндидер киеренкелек һәм аңлашылмаучанлыклар бар икән, киләсе ел барысын да үз урынына куячак, - ди астролог Тамара Глоба. Менә аның барлык йолдызлык билгеләре буенча фаразлары. Кучкар...
    702
    0
    0
  • 30 декабрь 2015 - 13:15
    Авылда клуб янган
    Бүген төнлә Спас районы Тукай авылындагы клубта янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл турында 03:40 сәгатьтә хәбәр ителә. Авыл клубының стенасы һәм түшәменә ут капкан була. Янгын тиз арада сүндерелә. Ут клубның 4 квадрат метр мәйданын гына камап алган була. Китерелгән зыян исәпләнелә, зыян күрүчеләр юк, диелә рәсми хәбәрдә. http://intertat.ru
    624
    0
    0
  • 30 декабрь 2015 - 13:05
    Берәү акчасыз да, мотоциклсыз да калган
    Яңа көн туган саен кырыгалдарлар кармагына эләгүчеләр турында ишетәбез. Бу юлы кәкре каенга Чистайда яшәүче ир-атны терәтеп калдырганнар. Әлеге ир-атны Suzuki мотоциклы сатылу турындагы игълан кызыксындыра һәм ул алдакчылар белән элемтәгә керүен белми дә кала. Азагы аяныч - ул 110 мең сум акчасын югалта. Белдерү хуҗаларының телефоннары җавап бирми башлагач,...
    1139
    0
    0
  • 30 декабрь 2015 - 12:16
    21 яшьлек кыз хәбәрсез югалган
    22 декабрь көнне 21 яшьлек Айсылу Әхмәтшакирова 16.00 сәгатьләр тирәсендә өеннән чыга һәм хәбәрсез югала. Аны соңгы тапкыр Чаллының "Пушкинский проезд" тукталышында күрәләр. Кыз соры төстәге, капюшонлы пуховиктан, соры чалбардан, сирень төсендәге чуклы ал башлыктан була, аягында - тезләренә кадәрге кара күн итек. Айсылуның буе 165 см, чәчәләре кара, күзләре...
    542
    0
    0
  • 30 декабрь 2015 - 11:57
    “Карбыз” салаты ясыйбыз
    Кирәк: пешкән тавык ите-300 грамм, сыр 100-200 грамм, яшел кыяр-1-2 кыяр зурлыгына карап, зәйтүн, бер суган. Кыздырылган суганны, туралган тавык итен, эре угычта уылган сырны, кыздырылган суганны, майонез һәм тоз кушып болгатабыз. Тирән түгел тарелканың уртасына салабыз. Тарелканың кырые 3-4 см буш калырга тиеш. Бер ягына эре угычта чыгарган кыяр...
    1117
    0
    0
  • 30 декабрь 2015 - 11:56
    Парк һәм скверлар елы программасын тормышка ашыруда- Лениногорск алдынгы
    Татарстан Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Президентының парклар һәм скверлар мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Наталия Фишман быел парк һәм скверлар елы уңаеннан, 140 яңа объект булдырылганын әйтте. Шуларның 75е яңа төзелеш объектлары булса, 65е - капиталь төзекләндерү объектлары. Бу максатларда республика бюджетыннан 1 млрд сум акча бүлеп бирелүен искәртеп, тагын 600...
    561
    0
    0
  • 30 декабрь 2015 - 10:39
    Садриевлар гаиләсе якут туйларын билгеләп үтте
    Шушы көннәрдә Садриев Исмәгыйль Әюпович һәм Әклия Каримовна 45 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Бу көнне алар ЗАГС бүлегендә Мактау китабына имзаларын куйдылар, бүлек хезмәткәрләре аларны котлап, юбилей таныклыгын тапшырды.
    638
    0
    0
  • 30 декабрь 2015 - 07:14
    "Заман сулышы"ннан кемнәр бүләк отты? (фотолар)
    344 газетка язылучы үз номерын хәбәр иткән иде. Ун приз билгеләгән идек. Бүләкнең һәрберсе иясен тапты. Менә алар: Он - Рәсимә Мөхәммәтҗанова, Кирлегәч Он - Сәгыйдә Сафина, Сарабиккол Шикәр комы- Әкълимә Зарипова, Лениногорск, Народная стройка урамы Шикәр комы - Тәскирә Шәмсуллина, Зәй-Каратай Яңа ел күчтәнәче - Фәния Әскарова, Сарабиккол Яңа...
    660
    0
    0
  • 30 декабрь 2015 - 06:45
    Лениногорск районында клуб, ФАП һәм ветеринар пунт төзеләчәк
    Киләсе елда Лениногорскида республика программаларын тормышка ашыру кысаларында, яңа социаль объектлар төзеләчәк. Карагай авылы халкы өчен зур булмаган клуб төзү планлаштырыла. Куакбашта яңа ФАП, Түбән Чыршылыда ветеринар пункт барлыкка киләчәк. Бу турыда муниципалитет сайты хәбәр итә.
    804
    0
    0
  • 30 декабрь 2015 - 06:12
    "Лениногорские вести" Кыш бабае безне котлады (фотолар)
    Бүген безне - "Заман сулышы" редакциясе кызларын күршеләрбез "Лениногорские вести" хезмәткәрләре бәйрәм белән котлады. Иртән-иртүк Кыш бабай һәм Кар кызы костюмы киеп, Яңа ел белән котларга керүләре безнең өчен сюрприз булды. Әйтергә кирәк: күңелле, рәхәт.
    656
    0
    0
  • 30 декабрь 2015 - 05:05
    Лениногорскида узып баручы елга йомгак ясадылар(фотолар)
    Мәдәният сараенда предприятие-оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре, аграр предприятиеләр, белем һәм тәрбия йортлары, дин әһелләре катнашында узып баручы елга йомгак ясадылар. - Быел юбилейлар елы уңаеннан күп эшләр башкарылды. Монда һәркемнең өлеше бик зур. Һәрберегезнең исемен атап чыгу мөмкин дә түгел. Барыгызга да зур рәхмәт әйтәм. Бердәмлектә көч икәнен исбатладыгыз, -...
    630
    0
    0
Реклама