Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Парк һәм скверлар елы программасын тормышка ашыруда- Лениногорск алдынгы

Татарстан Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Президентының парклар һәм скверлар мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Наталия Фишман быел парк һәм скверлар елы уңаеннан, 140 яңа объект булдырылганын әйтте. Шуларның 75е яңа төзелеш объектлары булса, 65е - капиталь төзекләндерү объектлары. Бу максатларда республика бюджетыннан 1 млрд сум акча бүлеп бирелүен искәртеп, тагын 600...

Татарстан Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Президентының парклар һәм скверлар мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Наталия Фишман быел парк һәм скверлар елы уңаеннан, 140 яңа объект булдырылганын әйтте.
Шуларның 75е яңа төзелеш объектлары булса, 65е - капиталь төзекләндерү объектлары. Бу максатларда республика бюджетыннан 1 млрд сум акча бүлеп бирелүен искәртеп, тагын 600 млн сум хәйриячеләрдән, инвесторлардан җәлеп ителде, дип билгеләп үтте.
"Парклар һәм скверлар елы программасы кысаларында башкарылган эшләрне бәяләп, районнарның рейтингын төзедек. Без һәр объектка, нәрсәнең килеп чыгу-чыкмавына, нинди төп хаталар ясалуына карадык. Нәтиҗәдә, шактый катлаулы шкала буенча һәр объектны, һәр районны бәяләдек", - дип билгеләп үтте ул бу мәсьәлә уңаеннан. Аерым алганда, Татарстанның Түбән Кама, Мөслим, Әлмәт, Саба, Лениногорск, Яшел Үзән, Актаныш, Зәй һәм Бөгелмә районнары - алдынгылар рәтендә.
Наталия Фишман сүзләренчә, Түбән Кама инфраструктурасындагы матур үзгәрешләр Тукай исемендәге уку һәм ял паркында булган, Мөслим районында - Пушкин урамында, Әлмәттә - "Шәмсенур" паркында, Лениногорск районында су янында җәүялеләр йөри торган территорияләр комплекслы рәвештә үстерелгән.
Чыганак: Татар-информ агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парки и скверы