Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида узып баручы елга йомгак ясадылар(фотолар)

Мәдәният сараенда предприятие-оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре, аграр предприятиеләр, белем һәм тәрбия йортлары, дин әһелләре катнашында узып баручы елга йомгак ясадылар. - Быел юбилейлар елы уңаеннан күп эшләр башкарылды. Монда һәркемнең өлеше бик зур. Һәрберегезнең исемен атап чыгу мөмкин дә түгел. Барыгызга да зур рәхмәт әйтәм. Бердәмлектә көч икәнен исбатладыгыз, -...

Мәдәният сараенда предприятие-оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре, аграр предприятиеләр, белем һәм тәрбия йортлары, дин әһелләре катнашында узып баручы елга йомгак ясадылар.
- Быел юбилейлар елы уңаеннан күп эшләр башкарылды. Монда һәркемнең өлеше бик зур. Һәрберегезнең исемен атап чыгу мөмкин дә түгел. Барыгызга да зур рәхмәт әйтәм. Бердәмлектә көч икәнен исбатладыгыз, - диде район башлыгы Рәгать Хөсәенов.
Бу көнне шәһәр һәм районны төзекләндерүдә, аның үсешенә өлеш керткәннәрне, төрле номинацияләргә бүлеп, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
"Кыш бабай бул" акциясендә депутатлар катнашкан булган. Балалар Кыш бабайга хат язган. Депутат абый-апалары аларның хыялын тормышка ашыруда ярдәм итте. Кемдер планшет, икенчесе тимераяк, шулай ук чаңгы сораганнар.
Бәйрәм тамашасы да матур, яңа ел рухында узды. Быелгы юбилейлар елына багышлап һәм 2016 ел - Кино елына нигезләнеп эшләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск йомгак