Заман сулышы

Берәү акчасыз да, мотоциклсыз да калган

Яңа көн туган саен кырыгалдарлар кармагына эләгүчеләр турында ишетәбез. Бу юлы кәкре каенга Чистайда яшәүче ир-атны терәтеп калдырганнар. Әлеге ир-атны Suzuki мотоциклы сатылу турындагы игълан кызыксындыра һәм ул алдакчылар белән элемтәгә керүен белми дә кала. Азагы аяныч - ул 110 мең сум акчасын югалта. Белдерү хуҗаларының телефоннары җавап бирми башлагач,...

Яңа көн туган саен кырыгалдарлар кармагына эләгүчеләр турында ишетәбез.
Бу юлы кәкре каенга Чистайда яшәүче ир-атны терәтеп калдырганнар. Әлеге ир-атны Suzuki мотоциклы сатылу турындагы игълан кызыксындыра һәм ул алдакчылар белән элемтәгә керүен белми дә кала. Азагы аяныч - ул 110 мең сум акчасын югалта. Белдерү хуҗаларының телефоннары җавап бирми башлагач, полициягә мөрәҗәгать итүдән башка чарасы калмый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: