Заман сулышы

3 гыйнвар 2016 яңалыклары

  • 3 гыйнвар 2016 - 16:38
    Күршеләрдә аквапарк төзергә җыеналар
    "Әлмәт таңнары" сайты хәбәр иткәнчә, киләсе елда Әлмәттә аквапарк төзергә планлаштырыла икән. Бу хакта район башлыгы Айрат Хәйруллин әйткән. Ул 2016 елда төзелә башлаячак сәламәтләндерү комплексы - Су үзәгендә булачак. Аквапарктан тыш, "Мирас" комплексында шулай ук спорт залы, фитнес-үзәк, бассейн да булачак.
    643
    0
    0
  • 3 гыйнвар 2016 - 16:14
    Фирдүс Тямаев: Яшьләр дискотекага Радик Юльякшин концертына килгән кебек агылмый
    Ике популяр җырчы Фирдүс Тямаев һәм Радик Юльякшин (Elvin Grey) "Кабатла" концертында үзара бер-берсенең җырын башкаргач, хәзер Радик кая гына барса да, Фирдүснең "Гомер үтә" җырын сорап җырлаталар икән. Дөрес, Радик бу җырны башкарганчы, сәхнәдә халык алдында Фирдүскә шалтыратып, җырчыдан рөхсәт сораган. - Фирдүс, Радикның иҗаты белән танышмы син? Аның...
    570
    0
    0
  • 3 гыйнвар 2016 - 15:40
    Лениногорскига килгән цирк тирәсендә булган хәлләр
    Җирле чиновникның комсызлыгы аркасында лениногорскига килгән цирк артистлары һәм хайваннары туңып үлә язган, дип язган идек. Социаль челтәрләрдә бу күренешкә карата аңлатмалар чыга башлады. Җирле чиновникның акча таләп итүеннән тыш, 11 артистны полицийскийлар кулга да алганнар икән әле. Бу турыда цирк директоры социаль челтәрләрдә үзе яза. Чынлыкта бу хәл булган,...
    675
    0
    0
  • 3 гыйнвар 2016 - 14:56
    Сак булыгыз, өч әлмәтле газ белән агуланган
    Геофизическая урамында бер гаиләнең агулануы турында хәбәр бүген 8.15 сәгатьтә коткаручыларга җиткерелә. 1980 елгы хатын-кыз, 1998 елгы кызчык, 1972 елгы ир-ат агулана. Адрес буенча килеп җиткән "Горгаз"ның авария бригадасы газны яба. Агулануга китергән сәбәп газ колонкасының ватык булуында һәм вентиляциянең начар эшләвендә дип табыла. Зыян күрүчеләр үзәк район хастаханәсендә тикшерү...
    423
    0
    0
  • 3 гыйнвар 2016 - 10:15
    Лениногорсилыларга Мәдәният сараена кино карарга барырга була
    2 гыйнварда - «Савва. Сердце воина» 0+ Россия, башлана: 13сәг. - «Конец прекрасной эпохи» 16+ Россия, башл: 15сәг. 3 - гыйнварда - «История дельфина-2» 6+ АКШ, башл: 13 сәг. - «Главный» 6+ Россия, башл: 15 сәг. 4 гыйнварда - М/ф - «Ловушка для привидений» 0+ Россия, башл: 13сәг. - «Владение...
    417
    0
    0
  • 3 гыйнвар 2016 - 10:00
    Машиналарга бәяләр арта
    Renault француз автоконцерны Россиядә тәкъдим ителгән барлык модельләр рәтенә бәяләрне 5 процентка арттыра. Шулай ук Chevrolet NIVA төркеменә кергән внедорожникларга да бәяләр арта. Тагын бер Россия машина җитештерүчесе - "УАЗ" үзә продукциясен уртача 2-3 процентка кыйммәтләндерә. Модель рәтенең кыйммәтләнүе турында Volvo Сar Russia дә хәбәр итә. Бәяләр 2016 елның 1...
    424
    0
    0
  • 3 гыйнвар 2016 - 08:54
    Яңа Чишмә районында берәү туңып үлә язган
    Бу хәл 1 гыйнварда көндезге уннар тирәсендә була. Куллары һәм аякларын өшеткән берәүгә "Ашыгыч ярдәм" чакырталар. Авылда яшәүче 1957 елгы ир кул чукларын һәм аякларын туңдырган, хәзер ул хастаханәдә дәвалана, ди. Бу турыда "Шешминская новь" сайты хәбәр итә.
    503
    0
    0
  • 3 гыйнвар 2016 - 08:32
    Лениногорскига килгән цирк артистлары һәм хайваннары салкыннан интегә?
    Җирле чиновник Мәскәүдән килгән цирк директорыннан взятка бирүен таләп иткән, тегесе бирмәгәч, циркны электрдан өзеп куйган, дип яза РЕН ТВ сайты. Лениногорскида "Колос" шапито циркы Үзәк чыршы тирәсенә урнашып, Яңа ел ялларында тамаша күрсәтергә җыенган иде. 35 төр хайваны һәм 20 артист шәһәр башкарма комитеты рәисенең комсызлыгы аркасында зыян күрә....
    438
    0
    0
  • 3 гыйнвар 2016 - 07:54
    “Бәйрәмчә” десерт
    Десерт өчен: ярты кило зефир 20 процентлы каймак 2 банан 2 әфлисун 2 киви 200 г бакча җиләге (катырган карлыган яки башка әчкелтем җиләк-җимеш белән алмаштырып була) Десертны бизәү өчен бер уч кура җиләге яки кара бөрлегән (катырганы да ярый), шоколад кирәк. Бер чынаяк кайнар су әзерләп куегыз. Зефирны кискәндә...
    744
    0
    0
  • 3 гыйнвар 2016 - 07:41
    Лениногорскида томан һәм буран
    Бүген Лениногорскида буран котыра, бераз җылыткан. Якындагы өч көндә һава температурасы көндез -13 -14, төнлә -16-17 тирәсе булачак, кар да явачак. Юлларда сак була күрегез.
    485
    0
    0
  • 3 гыйнвар 2016 - 07:34
    «Битва экстрасенсов» проекты финалисты Алсу Газыймҗанова киләсе елга фаразларын әйтте
    Җәй көне Интернетта Төркия турында уйлануларымны язганда, озакламый бу илгә бүтән йөрми башларбыз яки азрак йөрербез дигән идем. Быел үзем дә анда ике тапкыр булдым. Мисырдан Россиягә кайтып барган очкычны бәреп төшерер алдыннан үземне берничә көн начар хис итеп, шул хакта алдан язып та чыктым. Мексикадагы коточкыч гарасатны, Төркиянең безнең...
    462
    0
    0
Реклама