Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Битва экстрасенсов» проекты финалисты Алсу Газыймҗанова киләсе елга фаразларын әйтте

Җәй көне Интернетта Төркия турында уйлануларымны язганда, озакламый бу илгә бүтән йөрми башларбыз яки азрак йөрербез дигән идем. Быел үзем дә анда ике тапкыр булдым. Мисырдан Россиягә кайтып барган очкычны бәреп төшерер алдыннан үземне берничә көн начар хис итеп, шул хакта алдан язып та чыктым. Мексикадагы коточкыч гарасатны, Төркиянең безнең...

Җәй көне Интернетта Төркия турында уйлануларымны язганда, озакламый бу илгә бүтән йөрми башларбыз яки азрак йөрербез дигән идем. Быел үзем дә анда ике тапкыр булдым.


Мисырдан Россиягә кайтып барган очкычны бәреп төшерер алдыннан үземне берничә көн начар хис итеп, шул хакта алдан язып та чыктым. Мексикадагы коточкыч гарасатны, Төркиянең безнең очкычны бәреп төшерүләрен алдан күреп, ай буе тынычлап йоклый алмадым.
Ике-өч ел элек, авыл хуҗалыгын күтәрәчәкләр, чөнки читтән кертелгән товарлар кибет киштәләреннән юкка чыгачак дигәндә, барысы да миңа аптырап карый иде. Безне халыкларның бердәмлеге генә коткарып калачак.
2016 ел көтелмәгән ва­кыйгаларга бай булып, алар кварталлап узачак: язын, җәен, көзен һәм кышын. Гыйнварда Көнбатышта су басулар, җир тетрәүләр, бик күп су күрәм. Табигать бәла-казалары кичергән илләр Россия турында онытып торачак. Февраль ахыры-март башында Европада Россиягә каршы документларның кабул ителүе көтелә, ләкин бераздан аларны гамәлдән чыгарып, безнең файдага үзгәртәчәкләр. Никтер күз алдына Германия килеп баса. Аның безгә нинди катнашы бардыр, мөгаен, безнең яклы булыр. Сүриядәге болганышларның өч ел дәвам итүен күрәм.

Россия
Безнең белән дус булган илләр, әйтик, Белоруссия белән аралар суына. Ә моңарчы дуслыгыбыз ташка үлчим генә булган Латвия, Эстония кебек илләр, киресенчә, безнең яклы булачак. Элек Советлар Союзына кергән илләр кабат берләшергә мөмкин. ­Россиянең көче бары тик әнә шул берләшүдә.
Татарстан
Җәен өлешчә корылык көтелә, ә кайбер районнарда, киресенчә, яңгыр ишеп явачак. Гомумән, һава торышының тотрыксыз килүе көтелә. Республикабызда авыл хуҗалыгын, сәнәгатьне күтәрәчәкләр, ел уртасында мәгарифтә үзгәреш­ләр булачак дип әйткән идем, әмма алар системаны катлауландыруга түгел, гадиләштерүгә корылган. Республика медицинасында зур ачышлар ясалачак.

Безнең, татарларның иң зур хатасы - еш кына тамыр­ларыбыз турында онытабыз, динебезне җиңел генә алыштырабыз. Исламнан православиегә күчкән кешеләрне күп беләм. Кем гаепле? Әти-­әниләр, димәк, алар иман һәм тәрбия биреп бетермәгән. Моның ник шулай килеп чыкканын аңлар өчен, балачагымны искә төшерә башладым. Без бит Раштуа, Иисус турындагы мультфильмнар, ягъни чит динне күреп үстек. Мәхәббәт ул килә дә китә, ә дин белән иман кала.

Кызганыч, без - татарлар, бер-беребезгә ярдәм итмибез, мишәрләр генә ул яктан бердәм. Мин баламны мәктәпкә татар төркеменә бирдем, үзем дә татарча җырлап, клип төшердем. Миңа бу авыр бирелсә дә, моны үз тамырларыма, халкыма рәхмәт йөзеннән эшлим.

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X