Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскига килгән цирк артистлары һәм хайваннары салкыннан интегә?

Җирле чиновник Мәскәүдән килгән цирк директорыннан взятка бирүен таләп иткән, тегесе бирмәгәч, циркны электрдан өзеп куйган, дип яза РЕН ТВ сайты. Лениногорскида "Колос" шапито циркы Үзәк чыршы тирәсенә урнашып, Яңа ел ялларында тамаша күрсәтергә җыенган иде. 35 төр хайваны һәм 20 артист шәһәр башкарма комитеты рәисенең комсызлыгы аркасында зыян күрә....


Җирле чиновник Мәскәүдән килгән цирк директорыннан взятка бирүен таләп иткән, тегесе бирмәгәч, циркны электрдан өзеп куйган, дип яза РЕН ТВ сайты.


Лениногорскида "Колос" шапито циркы Үзәк чыршы тирәсенә урнашып, Яңа ел ялларында тамаша күрсәтергә җыенган иде. 35 төр хайваны һәм 20 артист шәһәр башкарма комитеты рәисенең комсызлыгы аркасында зыян күрә. Җирле чиновник Мәскәүдән килгән цирк директорыннан взятка бирүен таләп иткән, тегесе бирмәгәч, циркны электрдан өзеп куйган, дип яза РЕН ТВ сайты.
Ике атна дәвамында чиновник цирк директорыннан 40 000 сум ришвәт таләп иткән. Уңай җавап ишетмәгәч, ул циркны электр энергиясеннән өздерткән, шулай итеп аларны 30 градус салкында калдырган.
Цирк директоры аларга менә ниләр сөйләгән:
-- Безнең администратор аның белән очрашты, документларны биреп, килешү төзеде. Без җир өчен аренда түләмәскә дә сүз куештык, моның өчен аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган балаларны һәм чиновникларның балаларын бушлай циркка кертергә сөйләштек. Коммерция мәсьәләсе бөтенләй кузгатылмады. Рекламага акчалар түләдек, шатерны куйдык, әмма башкарма комитеттан бер вәкил килеп, шартларның үзгәрүен әйтте һәм ачыктан-ачык 40 000 сум ришвәт сорады. Кассада билетлар сатылуын карады һәм акча бирмәгән очракта кире җибәрү белән янады. Бу сумма кышын цирк өчен күп, безнең хәзер керем юк бит. 31 декабрь көнне, 30 градус салкуында безне утсыз калдырды. Артистлар, хайваннар үлем белән көрәште. Тимер вагоннарда электр энергиясе булмаса, урамдагыга караганда да салкын була.

Чыганак:http://ren.tv/novosti/2016-01-02/artisty-i-zhivotnye-cirka-umirayut-iz-za-alchnosti-chinovnika-v-tatarstane

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев