Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

“Бәйрәмчә” десерт

Десерт өчен: ярты кило зефир 20 процентлы каймак 2 банан 2 әфлисун 2 киви 200 г бакча җиләге (катырган карлыган яки башка әчкелтем җиләк-җимеш белән алмаштырып була) Десертны бизәү өчен бер уч кура җиләге яки кара бөрлегән (катырганы да ярый), шоколад кирәк. Бер чынаяк кайнар су әзерләп куегыз. Зефирны кискәндә...

Десерт өчен: ярты кило зефир

20 процентлы каймак

2 банан

2 әфлисун

2 киви

200 г бакча җиләге (катырган карлыган яки башка әчкелтем җиләк-җимеш белән алмаштырып була)

Десертны бизәү өчен бер уч кура җиләге яки кара бөрлегән (катырганы да ярый), шоколад кирәк.

Бер чынаяк кайнар су әзерләп куегыз. Зефирны кискәндә пычакны шул суга чылатып алыгыз - ябышмыйча киселер.

Әзерләнгән ингредиентларны зур сай тәлинкәгә кат-кат итеп тезәбез: тәлинкә төбенә җәелгән зефир телемнәре өстенә каймак сөртәбез дә түүгәрәкләп киселгән киви тезеп чыгабыз. Икенче кат зефир өстенә дә каймак сөртеп, банан телемнәрен тезәбез. Өченче кат зефир һәм каймактан соң - әфлисун түгәрәкләре. Соңгы кат зефир кисәкләренә дә мул итеп каймак сөртеп, өстен кара бөрлегән яки үзегез теләгән җимеш белән бизибез һәм вак итеп уылган шоколад сибәбез. Десертны бәйрәм алды кичендә әзерләп, суыткычка куыегыз - иртәгәгә эшегез дә кимер, десерт та тәмләнеп өлгерер.

"Банан" коктейле

Коктейль ясау өчен: 2 өлгергән банан, 1 литр сөт, 200 г пломбир туңдырмасы бизәү өчен угычта уылган шоколад кирәк.

Әрчелгән бананны изгәләп боламык ясагыз. Шуңа сөт белән туңдырма кушып, барысын бергә яхшылап туглагыз. Ясалган коктейльне биек стаканнарга салып, өстенә угычта уылган шоколад сибегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев