Заман сулышы

11 март 2016 яңалыклары

  • 11 март 2016 - 18:07
    Түбән Чыршылы мәктәбендә "Татар кызы - 2016" бәйгесе үтте (фотолар)
    Мәктәбебездә "Татар кызы" бәйгесе булып узды, Һәр сыйныфтан булдыклы, тырыш кызлар көч сынаштылар, дип хәбәр иттеләр Түбән Чыршылы мәктәбеннән. Беренче сыйныфтан алып сигезенче сыйныфка кадәр укучы 12 кыз үзенең сәләтен төрле яклап күрсәтә алды. Купшы татар киеменнән сәхнәгә чыккан кызларыбызга сокланмыйча мөмкин түгел иде. Алар үз көчләрен бию, җыр, нәфис...
    420
    0
    0
  • 11 март 2016 - 12:10
    Күпбалалы гаиләләр нинди ташламаларга ия?
    Күпбалалы (18 яше тулмаган өч яки аннан да күбрәк баласы булган) гаиләләр түбәндәге ташламаларга ия: Балага 6 яшь тулганчы дарулар сатып алу өчен субсидия бирелә (2016 елдан аның күләме 114 сум). Мәктәптә, һөнәри белем бирү йортларында укый торган балаларга 18 яше тулганчы, юлда йөрү өчен айлык пособие каралган (258 сум)....
    464
    0
    0
  • 11 март 2016 - 11:38
    Лениногорскиның Үзәк китапханәсе Масленица бәйрәме уздырган
    11 март көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә зурлап Масленица бәйрәмен уздырган. Китапханәгә килүчеләр коймактан авыз иткәннәр, самавырдан тәмләп чәй эчкәннәр. Шулай ук такмаклар конкурсында катнашып, бәйрәмнең символы - чучело тирәсендә җыр җырлап, уен уйнап әйләнгәннәр. Үзәк китапханә, балалар китапханәсе, 2нче һәм 3нче шәһәр филиаллары, балалар һәм гаилә уку үзәге хезмәткәрләре...
    429
    0
    0
  • 11 март 2016 - 10:57
    Ташлап киткән хатыны коткарган
    Узган төндә Казанның Миллениум күпере аша узучылар чираттагы юләр мәхәббәт корбанының шаһиты була язды. Күпердән сикерергә маташучы ир-атны күреп, узып баручылар тиз арада ашыгыч хезмәт бүлегенә шалтырата. Урынга коткаручылар килеп җитә. Аларны күреп, егет коймадан тагын да ераккарак үрмәли. Коткаручылар эшнең җитди төсмер алуын аңлап, әлеге ир-ат белән әңгәмә корырга...
    429
    0
    0
  • 11 март 2016 - 10:20
    Лениногорскиның Никахлашу сараенда "Ачык ишекләр көне" узган (фотолар)
    Бу көнне аларда кунакта нефть техникумы студентлары булган. ЗАГС бүлеге начальнигы Елена Миңнегалләмова аларны эшчәнлекләре белән таныштырган. Аннары кызларны сюрприз көткән: алар яулыклар бәйләм масленица кич утыруында катнашкан, коймак белән сыйланган.
    391
    0
    0
  • 11 март 2016 - 08:22
    Зиннәтулла Билалетдинов Казанда калачак
    Әмма "Ак барс"ның тренерлар штабында үзгәрешләр булырга мөмкин. Матбугат чаралары Казан клубындагы исеме билгесез чыганак сүзләренә таянып, әнә шундый хәбәрләр тарата. Аның сүзләренә караганда, команда Гагарин Кубогы өчен ярыштан плэй-оффның беренче өлешендә үк төшеп калса да, клуб җитәкчелегенең баш тренерга дәгъвасы юк икән. Татарстан Президенты да шул фикердә. "Җиңелгән өчен...
    456
    0
    0
  • 11 март 2016 - 08:16
    Каймаклы пирог "Сметанник"
    1 сметанникка: 0,5 кг камыр, 500 г каймак, 4 йомырка, шикәр комы. Каты итеп басылган ачы камырны, җәеп, таба кырыена җиткереп майлы табага салалар. Тирән савытка йомырка сытып, каймак, шикәр комы өстиләр һәм болгаталар. Шуны камыр өстенә 1-2 см калынлыкта салып, кырыйларын сырлыйлар һәм духовкада 30-40 минут пешерәләр. Әзер пирогы...
    0
    0
    0
Реклама