Заман сулышы

Зиннәтулла Билалетдинов Казанда калачак

Әмма "Ак барс"ның тренерлар штабында үзгәрешләр булырга мөмкин. Матбугат чаралары Казан клубындагы исеме билгесез чыганак сүзләренә таянып, әнә шундый хәбәрләр тарата. Аның сүзләренә караганда, команда Гагарин Кубогы өчен ярыштан плэй-оффның беренче өлешендә үк төшеп калса да, клуб җитәкчелегенең баш тренерга дәгъвасы юк икән. Татарстан Президенты да шул фикердә. "Җиңелгән өчен...

Әмма "Ак барс"ның тренерлар штабында үзгәрешләр булырга мөмкин. Матбугат чаралары Казан клубындагы исеме билгесез чыганак сүзләренә таянып, әнә шундый хәбәрләр тарата.
Аның сүзләренә караганда, команда Гагарин Кубогы өчен ярыштан плэй-оффның беренче өлешендә үк төшеп калса да, клуб җитәкчелегенең баш тренерга дәгъвасы юк икән. Татарстан Президенты да шул фикердә. "Җиңелгән өчен генә Билалетдинов начар тренерга әверелә алмый", - диде Рөстәм Миңнеханов. Билалетдиновның килешү 2017 елга кадәр гамәлдә. Аның каравы, апрель аенда берьюлы 11 хоккейчның килешү вакыты тәмамлана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: