Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ташлап киткән хатыны коткарган

Узган төндә Казанның Миллениум күпере аша узучылар чираттагы юләр мәхәббәт корбанының шаһиты була язды. Күпердән сикерергә маташучы ир-атны күреп, узып баручылар тиз арада ашыгыч хезмәт бүлегенә шалтырата. Урынга коткаручылар килеп җитә. Аларны күреп, егет коймадан тагын да ераккарак үрмәли. Коткаручылар эшнең җитди төсмер алуын аңлап, әлеге ир-ат белән әңгәмә корырга...

Узган төндә Казанның Миллениум күпере аша узучылар чираттагы юләр мәхәббәт корбанының шаһиты була язды.
Күпердән сикерергә маташучы ир-атны күреп, узып баручылар тиз арада ашыгыч хезмәт бүлегенә шалтырата.
Урынга коткаручылар килеп җитә. Аларны күреп, егет коймадан тагын да ераккарак үрмәли. Коткаручылар эшнең җитди төсмер алуын аңлап, әлеге ир-ат белән әңгәмә корырга керешә. Сөйләшү барышында аны әлеге адымга хатынының ташлап китүе этәргәнлеге аңлашыла. Бераздан урынга аның хатыны да килеп җитә. Ярты сәгатьләп аралашканнан соң ир-ат коткаручыларга кулын суза.
Әлеге юләр адым гаиләнең татулыгына этәргеч булсын иде.
Чыганак:http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев