Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылы мәктәбендә "Татар кызы - 2016" бәйгесе үтте (фотолар)

Мәктәбебездә "Татар кызы" бәйгесе булып узды, Һәр сыйныфтан булдыклы, тырыш кызлар көч сынаштылар, дип хәбәр иттеләр Түбән Чыршылы мәктәбеннән. Беренче сыйныфтан алып сигезенче сыйныфка кадәр укучы 12 кыз үзенең сәләтен төрле яклап күрсәтә алды. Купшы татар киеменнән сәхнәгә чыккан кызларыбызга сокланмыйча мөмкин түгел иде. Алар үз көчләрен бию, җыр, нәфис...

Мәктәбебездә "Татар кызы" бәйгесе булып узды, Һәр сыйныфтан булдыклы, тырыш кызлар көч сынаштылар, дип хәбәр иттеләр Түбән Чыршылы мәктәбеннән.


Беренче сыйныфтан алып сигезенче сыйныфка кадәр укучы 12 кыз үзенең сәләтен төрле яклап күрсәтә алды. Купшы татар киеменнән сәхнәгә чыккан кызларыбызга сокланмыйча мөмкин түгел иде. Алар үз көчләрен бию, җыр, нәфис сүз, зирәклек буенча сынадылар. Һәр этапта осталыклары белән аерылып торучы кызларыбыз булды.

Мәктәпнең "Татар кызы - 2016" титулына 7 нче сыйныф укучысы Вафина Гөлнара ия булды. Калган кызларыбыз төрле номинация җиңүчеләре булдылар. Шундый чибәр, сәләтле кызларыбыз белән горурланабыз һәм алдагы тормышларында да зур җиңүләр телибез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined