Заман сулышы

14 апрель 2016 яңалыклары

  • 14 апрель 2016 - 13:28
    Ишеттегезме:Хәмдүнә Тимергалиева рассада күчерү белән мәшгуль?(фотолар)
    Тере легенда Хәмдүнә Тимергалиева Мәскәүдәге "Татар җыры" концертыннан кайткач, бер-ике буш көнем бар дип, өендә утырткан үрентеләрен күчертеп утырту белән шөгыльләнгән. Елдагыча кыяр, помидор, борыч һәм дүрт төрле кашкарый һәм бәрхет чәчәкләре утырткан булган. Үрентеләр матур гына баш калкыткан. Җырчы бакча эшләрен бик ярата икән, шуңа күрә үрентеләрне тизрәк бакчага...
    364
    0
    0
  • 14 апрель 2016 - 12:39
    Путин шәхси тормышы турында
    Владимир Путин белән туры эфирда аның шәхси тормышына бәйле сорау да бирделәр. Илбашы үзенең беренче хатыны белән аралашып торуын әйтте һәм үзара мөнәсәбәтләрен элеккегә караганда да яхшырак дип белдерде. Әлбәттә, сорау бирүчеләрне аның бүгенге гаилә хәле кызыксындыра иде, шуңа җавап итеп ул: - Бәлки кайчан да булса мин сезнең кызыксынуыгызны...
    370
    0
    0
  • 14 апрель 2016 - 12:03
    Игелек кылырга вакыт
    Һәр татарстанлыга яхшылык кылу мөмкинлеге тудырыла. Татарстанда Язгы игелекле гамәлләр атнасы узачак. 16 апрельдән алып, атна дәвамында республикабызда спорт бәйрәмнәре, флешмоблар, дуслык дәресләре, кино күрсәтүләр, күптөрле мәрхәмәтлелек акцияләре үткәрелер дип көтелә. Менә инде икенче ел рәттән руспубликада "Мәрхәмәтле Татарстан" проекты гамәлгә ашырыла. Яхшылык кылган һәр кеше социаль челтәрләрдә #ДОБРЫЙТАТАРСТАН һәм...
    450
    0
    0
  • 14 апрель 2016 - 10:34
    Лениногорск яшьләре чемпионатта катнашты
    Казанда үткән "Яшь профессионаллар» (WorldSkillsRussia) региональ чемпионатында безнең яшьләр дә актив катнашты. Нефть техникумы һәм политехник колледж студентлары төрле мәйданчыкта осталыгын сынап карады. Чемпионат нәтиҗәсе буенча, студент Дмитрий Гецев "Веб- дизайн" тармагы буенча Идел буе федераль округы буенча узачак ярым финалда катнашачак. Техникум һәм колледжның шактый гына студенты призлы урыннар...
    410
    0
    0
  • 14 апрель 2016 - 10:30
    Лениногорскилылар, сораштыруда катнашыгыз
    Хөрмәтле лениногорскилылар! Былтыр тормышка ашырылган "Парклар һәм скверлар елы" проекты шәһәребезне бик нык үзгәртте. Киләчәктә шәһәребезнең ял итү урыннарында нинди үзгәрешләр күрәсегез килә? Әлеге сылтама аша кереп, сораштыруда катнашуыгызны сорыйбыз: http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/oprosparki.htm
    341
    0
    0
  • 14 апрель 2016 - 09:59
    Игътибарлы булыгыз, базар янында светофор эшли башлады
    Ленинград - Морякова урамнары кисешкән чатта (базар каршында) һәм Тукай урамы белән Шашин урамы кисешкән урында светофорлар эшли башлады. Игътибарлы булыгыз!
    0
    0
    0
  • 14 апрель 2016 - 09:50
    Казан янында хатын-кызны поезд бәрдергән
    46 яшьлек хатын-кыз Дәрвишләр бистәсеннән ерак түгел урында поезд астына эләккән. Алган җәрәхәтләреннән хатын-кыз урында ук җан биргән. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул тимер юл аркылы "804 нче чакрым" станциясе яныннан чыккан. Машинист сигнал бирсә дә, составны туктатып өлгерә алмаган. http://intertat.ru/
    329
    0
    0
  • 14 апрель 2016 - 08:54
    Бөгелмәдә "тугызлы" машинасы басуда ашлама сибә (+фото)
    Әлеге могҗизаның авторы - Бөгелмә районы "Наратлы" җәмгыяте механизаторы Рифкать Галишин. Ул ашлама сиптерә-тарата торган "Роса" агрегатына яңача сулыш өргән. Хуҗалык инженеры Рамил Камиев берничә ел кулланылышта булмаган агрегатны төзекләндерү эшен Рифкать Галишинга тапшыра. Бер кыш эчендә Рифкать Галишин бу агрегатны эшкә яраклы хәлгә китерә. Чит ил двигателен һәм тапшырулар...
    449
    0
    0
  • 14 апрель 2016 - 07:54
    Тукай мәхәббәте турында яңа КЛИП тәкъдим ителде( видео)
    Шушы көннәрдә Тукай һәм Зәйтүнә мәхәббәтенә багышланган өр яңа җырга төшерелгән клип тамашачыларга тәкъдим ителде. Саф мәхәббәт сагышы белән уралган музыкаль әсәрне композитор Эльмира Галимова башкара. http://tuylar.ru/
    485
    0
    0
  • 14 апрель 2016 - 07:42
    Хәбәрсез югалган Сөләйман хәзрәтнең туганнары Путин белән туры элемтәгә чыкмакчы
    Бүген Россия Президенты халык белән "Туры элемтә" оештырачак. Югалган Сөләйман хәзрәт Зариповның якыннары Владимир Путинга ярдәм сорап видеосорау юлламакчы. Бу хакта Идел буе һәм Вахитов районнары мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин белдергән. "Нурулла" мәчете имамының язмышы әлегәчә билгесез. Сөләйман хәзрәтнең туганнары 10 март көнне Владимир Путинга, Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте...
    480
    0
    0
  • 14 апрель 2016 - 07:05
    Кичә Казан аэропортын буалы ир-атның бомба куелу хәбәре буенча эвакуацияләгәннәр
    Кичә Казан аэропортында бомба куелу турындагы хәбәр алгач, андагы кешеләр барысы да эвакуацияләнде. Хокук саклау органнары оператив-эзләү чаралары үткәргәннән соң, әлеге ялган хәбәрнең Буадан шалтыратып әйтелүен ачыклыйлар. Ялган хәбәр бирүче 1987 елгы буалы ир-ат. Ул тоткарланды. Ул Казан аэропортын шартлату турында ялган хәбәр бирү мотивын дус кызының самолетта очып китүен...
    370
    0
    0
  • 14 апрель 2016 - 06:37
    Машина тәрәзәләренә тонировка ясатучыларны 15 тәүлеккә утырталар
    Машина тәрәзәләренә тонировка ясатучыларыга җәзаны катгыйландыралар. Бу кагыйдәне бозган өчен элек 500 сум штраф каралган булса, яктылык үткәрүне комачаулый торган пленканы салдырмаган өчен 15 тәүлеккә иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. http://shahrikazan.com/
    399
    0
    0
  • 14 апрель 2016 - 05:49
    Көчләүчеләрдән качып, 18 яшьлек кыз бишенче каттан сикергән
    Түбән Камадагы әлеге җинаять эше судка тапшырылган. Якын арада 31 яшьлек Марсель Гәрәев, 29ар яшьтәге Антон Крапивин белән Әмир Мәннапов хөкем каршына басачак. Прокуратура тарафыннан аларга гаепләү белдерелгән. Тикшерү фаразлары буенча, 2013 елның 22 февраль төнендә Гәрәев, Мәннапов һәм Крапивин, аек булмаган хәлдә, Түбән Камадагы бер йортның фатирында 24 яшьлек...
    329
    0
    0
  • 14 апрель 2016 - 05:20
    Кассир хатын-кыз Россиянең юбилей хөрмәтенә чыгарылган акчалардан ике елда 4 альбом туплаган
    Чаллыдан Венера Шәйхетдинова Россия юбилей хөрмәтенә чыгарылган бакыр һәм корыч кушылмалы акчалардан 4 альбом туплаган. "Россиянең борынгы шәһәрләре", илнең төрле субъектлары төшерелгән, башка истәлекле даталар уңаеннан чыгарылган 10 сумлык тимер акчаларны Венера коллекционерлардан сатып алмаган, ике ел кассир булып эшләү вакытында үзе җыйган. Нумизматлар аның бу альбомнарын 8-9 меңгә сатып...
    355
    0
    0
  • 14 апрель 2016 - 05:12
    Хәерле иртә!
    Көнегез уңышлы узсын!
    1163
    0
    0
Реклама