Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игелек кылырга вакыт

Һәр татарстанлыга яхшылык кылу мөмкинлеге тудырыла. Татарстанда Язгы игелекле гамәлләр атнасы узачак. 16 апрельдән алып, атна дәвамында республикабызда спорт бәйрәмнәре, флешмоблар, дуслык дәресләре, кино күрсәтүләр, күптөрле мәрхәмәтлелек акцияләре үткәрелер дип көтелә. Менә инде икенче ел рәттән руспубликада "Мәрхәмәтле Татарстан" проекты гамәлгә ашырыла. Яхшылык кылган һәр кеше социаль челтәрләрдә #ДОБРЫЙТАТАРСТАН һәм...

Һәр татарстанлыга яхшылык кылу мөмкинлеге тудырыла. Татарстанда Язгы игелекле гамәлләр атнасы узачак. 16 апрельдән алып, атна дәвамында республикабызда спорт бәйрәмнәре, флешмоблар, дуслык дәресләре, кино күрсәтүләр, күптөрле мәрхәмәтлелек акцияләре үткәрелер дип көтелә.

Менә инде икенче ел рәттән руспубликада "Мәрхәмәтле Татарстан" проекты гамәлгә ашырыла. Яхшылык кылган һәр кеше социаль челтәрләрдә #ДОБРЫЙТАТАРСТАН һәм #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН хештегы белән фотолар урнаштыра ала.

- Бу бик игелекле һәм позитив чара. Ул күп кенә кечкенә һәм зур проектларны үз эченә ала. Һәм аларда кешеләр бик теләп катнаша, - ди Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева.

Игелекле гамәлләр атналыгының һәр көне аерым тематикага багышланачак.

16 апрель - «Яхшы башлангычлар көне».

Көн хештегы #маршдобра
Бу көнне барча татарстанлыларга яхшы эшләр эстафетасы старт алуы турында хәбәр җиткереләчәк. Районнарда төп урамнар буйлап волонтерлык идеяләрен таратып Игелек маршы "атлаячак". Казанның Бауман урамында исә активистлар акция турында сөйләп, яхшылык эшләргә өндиячәк һәм Язгы гамәлләр атналыкы символикасы белән тасмалар таратачак.

17 апрель - Сәламәтлек көне буларак узачак.

Көн хештеглары -#ЗдорОвоЖивем, #Здороваянация, #Моездоровье
Бу көнне сәламәтлек дәресләре, төрле спорт төрләре буенча ачык тренировкалар, флешмоблар, гаилә спорт бәйрәмнәре, шул исәптән сәламәтлек үзенчәлекләре булганнар, пенсионерла һәм яшь әниләр өчен дә кызыклы чаралар көтелә.

18 апрель дуслык-татулык белән бәйле.

Көн хештеглары - #ДружныйТатарстан, #дружбанародов, #Мир
Бө көнне мәдәниятара диалог темасы өстенлекле булачак Республика шәһәрләрендә һәм районнарында дуслык, тынычлык дәресләре, күптөрле флешмоблар һәм тренинглар узачак.

19 апрельне игелекле кинога багышларга ниятлиләр.

Көн хештеглары #Годкино, #кинопродобровольцев, #киноТатарстана
Бу көн кысаларында мәктәп укучылары арасында Кино елына багышланган инша һәм эссе бәйгеләре узачак. Өлкәнрәкләр өчен исә гомумкешелек кыйммәтләренә багышланган документаль һәм әдәби фильмнар күрсәтеләчәк. Шулай ук ятим балаларга, авыр тормыш шартларына эләккән гаиләләргә ярдәм итү өчен хәйрия кино күрсәтүләр оештырылыр дип көтелә.

20 апрель - Донор көне

Көн хештеглары - #ДонорТатарстана, #Деньдонора
Бу көнне һәркем кан һәм плазма доноры була ала. Волонтерлар бу акциянең мөһимлеге турында сөйлиячәк. Мәктәпләрдә инша һәм рәсемнәр бәйгеләре үтәчәк.

21 апрель - Игелекле гамәлләр көне

Көн хештегы - #Доброедело, #Доброеслово
Бу көнне татарстанлыларны "Игелек ярминкәсе"ндә көтәләр. Товарларны сатудан җыелган акча аерым бер кешегә яки хосписка ярдәм итүгә тотылачак. Шулай ук "Яхшы эш" һәм "Яхшы сүз" акцияләре дә аерым кешеләр проблемаларына игътибарны юнәлтү максатыннан оештырыла.

22 апрельне игелекле Җир көне итеп үткәрү күздә тотыла

Көн хештегы #ДеньЗемли, #Годводоохранныхзон, #Добраяземля, #Паркискверы, #ПаркиТатарстана, #БерегТатарстана, #Парклартурында, #деревоПобеды
Җомга Язгы гамәлләр атналыгының иң экологик көне булачак. Бу көнне паркларны, скверларны һәм яр буйларын тәртипкә китерү буенча акцияләр үткәреләчәк. Мәктәпләрдә һәм вузларда Чисталык дәресләре, икенчел чималдана һәм экологик чиста материаллардан кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класслар узачак.

23 апрель - "Георгий тасмасы" бөтенроссия акциясенә башлангыч бирелә

Көн хештеглары #яизтатарстана, #георгиевскаяленточка
Соңгы көндә "Георгий тасмасы" бөтенроссия акциясенә старт бирелә. Бу көндә патриотик кыйммәтләр турында сөйләнәчәк. Һәр кеше киеменә кечкенә Җиңү символын беркетеп, геройларга ихтирамын белдерә алачак.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев