Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөгелмәдә "тугызлы" машинасы басуда ашлама сибә (+фото)

Әлеге могҗизаның авторы - Бөгелмә районы "Наратлы" җәмгыяте механизаторы Рифкать Галишин. Ул ашлама сиптерә-тарата торган "Роса" агрегатына яңача сулыш өргән. Хуҗалык инженеры Рамил Камиев берничә ел кулланылышта булмаган агрегатны төзекләндерү эшен Рифкать Галишинга тапшыра. Бер кыш эчендә Рифкать Галишин бу агрегатны эшкә яраклы хәлгә китерә. Чит ил двигателен һәм тапшырулар...

Әлеге могҗизаның авторы - Бөгелмә районы "Наратлы" җәмгыяте механизаторы Рифкать Галишин. Ул ашлама сиптерә-тарата торган "Роса" агрегатына яңача сулыш өргән.
Хуҗалык инженеры Рамил Камиев берничә ел кулланылышта булмаган агрегатны төзекләндерү эшен Рифкать Галишинга тапшыра. Бер кыш эчендә Рифкать Галишин бу агрегатны эшкә яраклы хәлгә китерә.
Чит ил двигателен һәм тапшырулар тартмасын "ВАЗ" автомобиленнән запас частьләр белән алыштыра, кабинасын "ВАЗ-2109" машинасыныкын алып куя. Катлаулы эштә аңа хуҗалыкның башка хезмәткәрләре дә - эретеп ябыштыручы һәм механизаторлар да булыша.
Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү максатыннан уздырылган бәйге вакытында бу могҗизаны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре дә күреп бәяләгән. Идарә тармагының матбугат хезмәте җиткерүенчә, механизатор бүләккә дә лаек булган.
Шул ук көнне Рифкать Галишинга кыйммәтле бүләк тапшырылган. Шунысын да әйтергә кирәк: мондый техниканың яңасы 2 миллион сумнан артык бәяләнә, ди.
http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев