Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәбәрсез югалган Сөләйман хәзрәтнең туганнары Путин белән туры элемтәгә чыкмакчы

Бүген Россия Президенты халык белән "Туры элемтә" оештырачак. Югалган Сөләйман хәзрәт Зариповның якыннары Владимир Путинга ярдәм сорап видеосорау юлламакчы. Бу хакта Идел буе һәм Вахитов районнары мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин белдергән. "Нурулла" мәчете имамының язмышы әлегәчә билгесез. Сөләйман хәзрәтнең туганнары 10 март көнне Владимир Путинга, Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте...

Бүген Россия Президенты халык белән "Туры элемтә" оештырачак. Югалган Сөләйман хәзрәт Зариповның якыннары Владимир Путинга ярдәм сорап видеосорау юлламакчы. Бу хакта Идел буе һәм Вахитов районнары мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин белдергән. "Нурулла" мәчете имамының язмышы әлегәчә билгесез.

Сөләйман хәзрәтнең туганнары 10 март көнне Владимир Путинга, Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдинга эзләү эшләрен үз контроленә алуны сорап хат юллаганнар иде, дип хәбәр итә "Бизнес Онлайн".

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, "Нурулла" мәчетенең II имамы 57 яшьлек Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең 62 яшьлек гражданы югалуы очрагы буенча кузгатылган җинаять эшен (РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсенең 2нче өлеше "Ике һәм аннан да күбрәк затларны үтерү") тикшерү дәвам итә.

http://matbugat.ru

Тикшерү һәм оператив хезмәтләр бу җинаятьне кылуга катнашы булырга мөмкин затларның кайдалыгын билгеләүгә, шулай ук бу хәлнең нечкәлекләрен ачыклауга юнәлтелгән тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары үткәрә.

Сөләйман Зариповның туганнары хәзрәтнең язмышы турында нинди дә булса мәгълүмат бирә алучыга бүләкә бер миллион сум акча вәгъдә итте. Ләкин эзләү эшләре һаман да нәтиҗәләр бирми.

Исегезгә төшерәбез: алар үзләренең "Toyota Corolla" автомобилендә 7 февраль көнне Мордовия башкаласы Саранскидан Казанга сәфәр чыккан. Кайтуышлый, Буа районы Иске Суыксу (Старые Студенцы) авылы мәчетенә өйлә намазына кергән, аннары Буа шәһәренә таба юл алган. Икенче көнне "Toyota Corolla" Буада табылган, ә ирләр турында бернинди мәгълүмат юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев