Заман сулышы

23 апрель 2016 яңалыклары

  • 23 апрель 2016 - 16:34
    7 сабыйны балалар бакчасыннан ашыгыч ярдәм белән алып киткәннәр
    Бу хәл Азнакай районында була, җиде сабыйны ашыгыч ярдәм машинасы белән алып китәләр. Аларның барысында да инфекция эләгү нәтиҗәсендә ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге бозылу күзәтелгән. Азнакай районындагы әлеге балалар бакчасында нәниләрнең агулану ихтималлыгы турында да фаразлар булган, әмма беренчел фаразлар кире кагылган. Хәзер тикшерү бара. http://www.chistopol-rt.ru/
    388
    0
    0
  • 23 апрель 2016 - 14:20
    Мәктәптә балаларга спирт эчергәннәр
    Исерткеч эчемлек минераль су шешәләренә тутырылган булган. Аңа беренчеләрдән булып өлкән сыйныфта укучы тап була: буфетта су сатып алган кыз чак кына техник спирт кулланмый. Аның сәламәтлегенә берни дә янамый, ә менә Түбән Новгород мәктәбендә тикшерү җәелдерелә. Әлеге вакыйгада гаепле дип табылган бердәм муниципаль заказ үзәге хезмәткәрен эштән куганнар. http://www.almet-rt.ru
    409
    0
    0
  • 23 апрель 2016 - 12:42
    Куакбаш китапханәсендә төн “үткәргәннәр” (ФОТОЛАР)
    22 апрель көнне Россиядә күп кенә китапханәләрдә "Китапханәдә төн" яисә "Китапханәдә эңгер - меңгер" дип аталган акцияләр үтте. Безнең Куакбаш авылы китапханәсе дә бу акциядән читтә калмады, дип язалар китапханәдән. Без балалар өчен "Китапханәдә эңгер - меңгер" дип аталган чараны инде өченче ел рәттән үткәрәбез. Аны балалар түземсезлек белән көтеп...
    470
    0
    0
  • 23 апрель 2016 - 09:00
    Лениногорскида “түгәрәк өстәл” үтте
    Дуслык көнендә шәһәрнең Никахлашу сарае залында төрле диаспора вәкилләре белән «түгәрәк өстәл» янында очрашу узды. Белгәнебезчә, Лениногорскида төрле милләт халыклары тынычлыкта, татулыкта көн күрә. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы урынбасары Миләүшә Глухова, кая барсам да, без төрле милләтләр белән үзара дус яшибез дип горурланып сөйләп йөрим, ди. Ә...
    397
    0
    0
  • 23 апрель 2016 - 05:22
    Лениногорскида заманча пляж булачак
    Шәһәр сулыкларын зур үзгәрешләр көтә: Камышлы янындагысының табигыйлеген югалтмыйча, балыкчылар өчен ясарга уйлыйлар, медсанчасть тирәсендә спортның экстремаль төрләре белән шөгыльләнеп булачак. Ә түбән сулык - ял итү, кызыну урыны булып калачак. Быел зур күләмле эшләр шуларның берсендә - шәһәрнең үзәк сулыгында (халык аны түбән сулык, ди) башлана, калганнарын шуннан соң...
    449
    0
    0
  • 23 апрель 2016 - 05:17
    Лениногорскида бер хатынны кыйнап үтерә язганнар
    Кич белән район хастаханәсенә канга баткан 32 яшьлек хатын китерелә. Ул баш мие җәрәхәте алган. Әлеге фактны тикшерү барышында участковый 57 яшьлек шәһәрлене тоткарлый. Хатынны ул кыйнаган булып чыга. Психик авыру әлеге ир хатыннны бергә эчеп утырганнан соң, уклау белән кыйнаган. Хәзерге вакытта аңа карата җинаять эше ачу турында сүз...
    355
    0
    0
Реклама