Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида заманча пляж булачак

Шәһәр сулыкларын зур үзгәрешләр көтә: Камышлы янындагысының табигыйлеген югалтмыйча, балыкчылар өчен ясарга уйлыйлар, медсанчасть тирәсендә спортның экстремаль төрләре белән шөгыльләнеп булачак. Ә түбән сулык - ял итү, кызыну урыны булып калачак. Быел зур күләмле эшләр шуларның берсендә - шәһәрнең үзәк сулыгында (халык аны түбән сулык, ди) башлана, калганнарын шуннан соң...

Шәһәр сулыкларын зур үзгәрешләр көтә: Камышлы янындагысының табигыйлеген югалтмыйча, балыкчылар өчен ясарга уйлыйлар, медсанчасть тирәсендә спортның экстремаль төрләре белән шөгыльләнеп булачак. Ә түбән сулык - ял итү, кызыну урыны булып калачак.

Быел зур күләмле эшләр шуларның берсендә - шәһәрнең үзәк сулыгында (халык аны түбән сулык, ди) башлана, калганнарын шуннан соң чиратлап төзекләндерергә уйлыйлар. Бу турыда Казаннан килгән вәкилләр, үзебезнең архитекторлар, җитәкчеләр һәм халык катнашында узган семинарда сөйләделәр, проекты белән таныштырдылар. Быелгы елның Президент тарафыннан республикада Сулыклар һәм аларның тирә-ягын саклау елы булып игълан ителүе бик уңышлы туры килеп, әлеге сулыкны төзекләндерү республика программасына кергән, моның өчен шактый средстволар бүлеп биреләчәк. Алай гына түгел, инде республика Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман үзенең командасы белән килеп карап киткәннәр.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, түбән сулыкны төзекләндергәндә, аның халык өчен ял итү һәм пляж урыны булуы төп максат итеп куелачак. Аның тирәсендәге шәһәрлеләр өчен бик кадерле булган бер нәрсә дә үзгәртелми, алар төзекләндерелә генә. Мәсәлән, мозаикадан ясалган фигуралар яңартылачак. Ә аның иң зурысы - сигезаяк тирәсендә балалар өчен мәйданчык ясау планлаштырыла.

- Проектка уйнар өчен комлык, качель, таучыклар ясау кергән. Шуннан ерак түгел спорт мәйданчыгы һәм тагын да арырак сәхнә ясала, анда кич белән кино карау мөмкинлеге булачак, - дип аңлатты баш архитектор Алексей Карасев. Шул тирәдә кафе булачак һәм аны булдыра алганча, торак йортлардан читтәрәк ясаячаклар.

Сулык тирәсенә дүрт керү юлы була, алар зур капкалар белән түгел, ә биек булмаган агач үсентеләре белән аерылып торачак. Шактый урынны кызыну урыны, душ алып тора, кеше су коенмыйча, кызынып кына ятса да, душ кереп чыга алачак, дип аңлаттылар. Аннан мөһим эш: суга керә торган җирдә яр буйлары үзгәртелә, аны такталар белән күтәртеп тигезлиячәкләр, ул тирәдә кояш төшмәсен өчен каплап кую варианты да карала. Баш архитектор аңлатуынча, проект буенча өстәмә җәяүле юллары, машина кую өчен урын ясау каралган.

Күлнең Набережная урамы ягында да халыкның шактый ял итүен искә алып, анда суга чыгу һәм ятып кызыну урыннары ясала. Ул якта текә тау бит ятакларны ничек ясыйсыз, дигән сорауга:

- Аларны бетон аслыкка, өстен агач белән тышлап, - дип аңлаттылар. Шулай ук фонтан булачак, тик аны куркынычсыз итеп ясау карала, берәү әле музыкалы итеп ясарга да тәкъдим итте. Кояшта кызынып ятар өчен ятаклар, эскәмия, чүп савытлары - барысы да бер стильдә булачак.

Ә кыш көне ничек кулланып булачак, төп мәгънәсе дә - аны ел әйләнәсе кулланырлык итеп ясау бит, дигән сорау бирделәр:

- Кыш көне төп урын - кафе тирәсе булачак. Шулай ук чаңгыда йөрү мөмкинлеге,
бозда шугалак ясау вариантлары карала икән.

Ул көнне очрашуга килгән халык проектка карата үз фикерен дә белдерә
алды. Аерым төркемнәргә бүленеп, проектны алларына куеп, уңай һәм кимчелекле якларын билгеләделәр. Болар барысы да язылып барылды, алар нигезендә
кайбер өстәмәләр кертеләчәк әле, дип аңлаттылар.

Гомумән алганда, барлык үзенчәлек искә алынып, бик нык уйланылып эшләнгән проект, дип билгеләп үтелде. Төзекләндерү эшләре якын арада башланып, көз көне тәмамланыр, дип планлаштырыла.

Алсу МИҢНЕБАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев