24 май 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилылар өчен 24 майга Гороскоп
Гороскоп на 24 мая 2016 Козерог. Не исключено, что даже в дружеских и романтических отношениях Козероги будут преследовать меркантильный интерес. Проявите искреннюю заинтересованность и участие по отношению к своему окружению, не ждите вознаграждения, и тогда у вас появятся настоящие друзья и возлюбленные. Гороскоп на 24 мая 2016 Водолей. Многие Водолеи...
-
Машинада бала янган
Ике малай ишегалдында уйнап йөргәндә әни кеше аларны «ВАЗ-2105» машинасы салонына яба да, үзе малларны ашатырга дип сарайга кереп китә. Чыгуына автомобильдән куе төтен чыгып, машинаны ялкын биләп алган була. Малайларның берсе бу вакытта машинадан чыгып урамда уйнап йөри. Ә ике яшьлеге салонда янып үлә. Бу аянычлы хәл Хабаровск өлкәсендә...
-
Чаллыда өй шартларында туган бала комага киткән
Чаллыда яшәүче хатын-кыз табиблар килеп җиткәнче өендә бала тапкан. Яңа туган бала - аның дүртенче сабые. Ул тулгак тота башлагач, төнлә ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтырата. Әмма табиблар килеп җитешә алмый: мөрәҗәгать кереп, фатирга килеп җиткәнче 10 минут кына вакыт узса да, 31 яшьлек ханым әбисе булышлыгында бәбиләргә өлгергән була инде....
-
Хуҗасын тешләгән хайванны атып үтергәннәр
Көне буе кызу кояш астында әлсерәгән дөя ачудан хуҗасына ташланып, аның ярты битен өзеп алган иде. Зыян күргән адәмнең бертуганы дөядән үч алган. Трасса буенда комда тыныч кына басып торган дөянең башына мылтыктан аткан. http://www.almet-rt.ru/
-
5 июль Татарстанда ял көне дип игълан ителде
Быелның 5 июле Татарстанда ял көне дип игълан ителде. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның указы нигезендә, 5 июльдә - Ураза бәйрәме көнне ял итәчәкбез. Ә 4 июльдә эш көне 1 сәгатькә кыскарак булачак. Исегезгә төшерәбез: беренче тәравих намазы - 5 июньдә, уразаның беренче көне - 6 июнь, ә соңгы көне 4...
-
Лениногорскида яңа китап чыкты
Шушы көннәрдә якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаровның "Җанлы шәм" дигән өр-яңа китабы табадан төште. Әлеге китап башкалардан шунысы белән аерылып тора: биредә шигырьләр тупланмаган. Ул төрле жанрдагы язмалардан төзелгән үзенчәлекле җыентык, дөньяны шагыйрь күзе белән күрүче иҗат кешесенең чәчмә әсәрләр китабы. Күпчелеген газет мәкаләләре алып тора. Китапка кереш сүз язган профессор...
-
Урмышлы укучылары бар нәрсәгә өлгер (фото)
Урмышлы укучылары Яр Чаллыда "Яшь татнетчылар" татар сайтларын ясаучы балалар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашкан. Бу конкурс икенче мәртәбә үткәрелә. Быел I-IX сыйныф укучылары ясаган 19 интернет-проект катнашкан. Алар ике яшь категориясенә карап бәяләнгән. Җиңүчеләрне бүләкләү Яр Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә үткән. Урмышлы мәктәбенең IX сыйныф укучылары...
-
Әстәгъфирулла! Һиндстанда дөя хуҗасының башын тешләп өзгән
Һиндстанда бәйләп куелган килеш көне буе кояш астында калган дөя хуҗасына ташланган. Фаҗига узган шимбәдә Раджастхан штатының көньяк-көнбатышында урнашкан Бармер шәһәрендә булган. Дөя йорт ишегалдында бәйләп куелган була һәм 43 градус эсселектә, кояш астында көне буе тора. Кунаклар белән матавыкланып йөргән хуҗа аны бәйдән ычкындырырга онытуын соң гына исенә төшерә...
-
Куакбашта кирәкле һәм үз кеше
Шомырт чәчәкләре төнне яктырткан, җанны җылыткан, йөрәктәге хисләрне дәрьяга әверелгән вакытта- ямьле май аенда туган ул. Сүзем Куакбаш авылында яшәп, бу көннәрдә үзенең илле яшен билгеләп үтүче Илшат Хәйретдинов турында. Тумышы белән Самара өлкәсе Камышлы районыннан булса да, ул күптәннән инде монда кирәкле һәм үз кеше. Авыл тормышын ветеринардан башка...
-
Лениногорскилыларга файдалы киңәшләр.Ярмаларның яраклылык вакыты күпме?
Ашаган ризыгыбыз сәламәтлегебез өчен зыянлы булырга тиеш түгел. Аларның һәркайсының үз яраклылык вакыты бар. Әйтик, ярмаларның да ул төрлечә. Солы лачаулары («Геркулес») - 4-5 ай. Бу бигрәк тә төрле тәмләткечләр кушылган лачауларга карый. Тарының тәме 4 ай гына саклана. Дөге - 1,5 ел. Аның склад һәм кибетләрдә күпме ятканлыгын истә...
-
Балалар товары буенча соравың бармы: "Кайнар линия" ачылды!..
Татарстан республикасының гигиена һәм эпидемиология үзәге Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсыз булуы мәсьәләләре буенча кайнар линия ачып җибәрә. 23 майдан 5 июньгә кадәр сораулырыгызны 45-20-72 телефоны буенча юллый аласыз. Аларга филиалның юрисконсульты Ризванов Искәндәр Салават улы җавап бирәчәк.
-
Лениногорскида чыгарылыш кичәсе үтте (фотолар)
Шәһәребездәге унберенче гимназиядә укучы 4нче "а" сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе булып үтте. Аларга белем биргән беренче укытучылары Фанзия Абуляизова белән хушлашып егерме дүрт бала да бишенче сыйныфка кабул ителде. Бәйрәм концерты, котлаулар сүзләре һәм онытылмаслык тәэсирләр... Балалар да, ата-аналар да бик канәгать булып кайтып киттеләр.
-
Балыкчылар Чулманда югалган студент кызның гәүдәсен тапкан
Чистай районында 9 майда Чулман елгасында югалган 4 кешене эзләүләре турында хәбәр ителгән иде. Бүген балыкчылар Лаеш районы Шуран бистәсе янында 16 яшьлек Екатерина Симонованың гәүдәсен тапкан. Калган югалучыларны эзләү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, Екатерина һәм Анастасия Симоновалар өч ир-ат белән Чулман елгасында көймәдә йөзгәндә бәлага юлыга. Көймәләренең моторы белән...
-
Хәерле иртә, дуслар! Уңышлы һәм матур көннәр сезгә!