Заман сулышы

18 июль 2016 яңалыклары

  • 18 июль 2016 - 17:15
    Татлы «бармак» рецепты
    Кирәк булачак: 400 г каймакка: 44 г атланмай, 500-600 г он, кирәгенчә тоз. Тирән савытка каймак, эретеп атланмай, тоз салып, әйбәтләп болгаталар. Аннары югары сортлы иләнгән он өстәп, пилмән камыры кебек камыр басалар. Кечкенә түгәрәкләр ясап, аларны җәяләр дә, әзер эчлекк салып, тикезләп ягалар һәм рулет кебек төрәләр. Рулет бармактан...
    541
    0
    0
  • 18 июль 2016 - 17:08
    Республика мәчетләрендә җомга вәгазьләрен фәкать татарча уку турында карар кабул ителергә мөмкин
    Бу хакта мөселман яшьләренең II форумын ачу тантанасыннан соң, журналистларга ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде. "Әлеге тәкъдим белән кайбер хәзрәтләребез чыкты. Мин дә бу фикерне хуплыйм, чөнки телебез юкка чыга бара. Динебезгә турыдан-туры карамаган, әмма аны саклый торган өч нәрсә бар, ул да булса -...
    481
    0
    0
  • 18 июль 2016 - 12:20
    Лагерьга йөрүчеләр балалар урамда китап укыды
    11нче гимназиянең "Кояшкай"мәктәп яны лагерына йөрүче балалар Мәдәният сарае каршындагы мәйданда ачык китапханә оештырды. Балалар шигырьләр,әкиятләр укыдылар.Үтеп баручылар да туктап, аларга кушылып китеп, үзләренә ошаган шигырьләрне укыдылар. Бәйгедә катнашып призлар отты.
    496
    0
    0
  • 18 июль 2016 - 07:15
    Урманда адашкан хатын-кыз бер айдан соң табылган
    Бер ай элек Чиләбе өлкәсенең Верхний Уфалей шәһәре янындагы урманда адашкан хатын-кыз ай буе аучылар йортында яшәгән. Анда азык-төлек запасы һәм җылы киемнәр булган, дип хәбәр итә ТАСС, өлкә Эчке эшләр министрлыгы баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән. "Бер ай элек Уфалей урманнарында адашкан 1987 елда туган хатын-кыз 13 июль...
    525
    0
    0
  • 18 июль 2016 - 07:06
    Лениногорскилылар өчен йолдызнамә (18 – 24 июль)
    КУЧКАР (21.03-20.04)ларның бу атнасы гаилә һәм өйдәге мәсьәләләрне уңай якка хәл итү өчен менә дигән вакыт. Күптән түгел якыннарыгыз белән сүзгә килгән булсагыз, кичекмәстән татулашыгыз. Аларга эшләрендә ярдәм итегез. Бакчагызда эшләү, балалар белән аралашу канәгатьләнү хисләре китерер. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар бу атнада тирә-юньдәгеләр белән искиткеч уңай мөгамәлә урнаштырыр. Кайда гына барсагыз...
    521
    0
    0
  • 18 июль 2016 - 06:24
    Күрше район бакчаларында абрикос үстерәләр
    Чирмешән районы Лашман авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Рөстәм Галимов абрикоска хәтле үстерә. Алар өлгергән дә. Бу җимеш агачын - үсентесен Интернет аша заказ биреп, Красноярскидан кайтарттым. Инде икенче ел уңыш бирә. Чиләбедән алынган өч төп абрикос ботаклары да тамыр җибәрде. Аларны, як-якка киңәеп, метр ярым биеклектә генә үсә торганнарны ,...
    520
    0
    0
  • 18 июль 2016 - 06:12
    Лениногорск районында давыл бер өй түбәсен күтәреп алып икенче кешенең бакчасына куйган (фотолар)
    Кичәге давыл Федотовка авылы җирлегенә караган Кузьминовкага шактый зыян салган. Бер шәхси өй түбәсенең бер өлешен күтәреп алып, икенче кешенең бакчасына китереп салган. шундагы клуб түбәсенең бер өлешен алып бәргән. Тагын берничә өй, сарай түбәләренә зыян салган. Электр линияләренә зыян китергән. Шунысы бар: Федотовка авылында давыл булмаган диярлек. Тик шундагы...
    524
    0
    0
Реклама