Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар өчен йолдызнамә (18 – 24 июль)

КУЧКАР (21.03-20.04)ларның бу атнасы гаилә һәм өйдәге мәсьәләләрне уңай якка хәл итү өчен менә дигән вакыт. Күптән түгел якыннарыгыз белән сүзгә килгән булсагыз, кичекмәстән татулашыгыз. Аларга эшләрендә ярдәм итегез. Бакчагызда эшләү, балалар белән аралашу канәгатьләнү хисләре китерер. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар бу атнада тирә-юньдәгеләр белән искиткеч уңай мөгамәлә урнаштырыр. Кайда гына барсагыз...

КУЧКАР (21.03-20.04)ларның бу атнасы гаилә һәм өйдәге мәсьәләләрне уңай якка хәл итү өчен менә дигән вакыт. Күптән түгел якыннарыгыз белән сүзгә килгән булсагыз, кичекмәстән татулашыгыз. Аларга эшләрендә ярдәм итегез. Бакчагызда эшләү, балалар белән аралашу канәгатьләнү хисләре китерер.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар бу атнада тирә-юньдәгеләр белән искиткеч уңай мөгамәлә урнаштырыр. Кайда гына барсагыз да, сезне ачык елмаю, теләктәшлек каршы алыр. Вакытыгызның күп өлешен саф һавада, хәрәкәттә үткәрергә тырышыгыз: бу сәламәтлегегезгә уңай тәэсир итәчәк. Акчагызны төгәл исәптә, мөмкин булганча сак тотыгыз.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр бу атнада теләсә нинди материаль мәсьәләләрне чишә алачак. Керемнәрегезнең артуы мөмкин, шул сәбәпле, күптән хыялланган әйберегезне сатып ала алырсыз. Матур әйберләр тормышны да матурайта, шуны онытмагыз. Бу чорда чынбарлыкны һәрьяклап тикшерә белү сәләтегез артыр: күп сорауларны берьюлы хәл итәрсез.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар бу атнада үзләрен яхшы әңгәмәдәш буларак танытырлар. Күбегездә, аеруча хатын-кызларда, сөйкемлелек артып китәр. Үзегезгә карата игътибар сизәрсез. Тышкы кыяфәтегезне үзгәртү теләге үзен аклар.Ялларда үз эчегезгә бикләнеп утырмагыз - күңелегезгә якын кешеләр белән аралашыгыз.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар өчен бу атна аулакта калып, тынычлыкта үткәрү өчен уңай. Бу вакытны йолдызлар рухи эзләнүләр вакыты дип атый. Үзегезне борчыган сорауларга җавап эзләп уйланырсыз, җаваплар да табылыр. Бу көннәрдә уйлаган уйларыгыз, туплаган фикерләрегез алга таба чынга ашарга да мөмкин. Дуслар белән аралашу шатлык китермәс, комачаулар гына.
КЫЗ (23.08-22.09)лар бу атнада яңа тәэсирләр эзләү белән мәшгуль булачак. Күп вакытыгызны дусларыгызда кунакта үткәрерсез, мөгаен. Сезне яңа танышулар көтә, романтик рухтагылары да булырга мөмкин. Киләчәккә төгәл планнар төзүчеләр өчен бигрәк тә уңай вакыт: алдан күрү сәләтегез, эчке сиземләвегез көчәя. Моңа бәйле рәвештә кайбер күңелсез хәлләрне булдырмый калырсыз.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр бу атнада игътибар үзәгендә булырлар. Һөнәри һәм социаль яктан үсү өчен уңай вакыт. Сезне бәяләрләр, күреп алырлар. Ләкин артык югары очмагыз: кайбер өлкәләр сезнең өчен элеккечә яулап алмаслык биеклек булып кала. Үзегез өчен булса да, белемнәрегезне тикшерегез. Аларны инде күптән яңартырга вакыт, бугай.
ЧАЯН (24.10-22.11)нарга бу атнада дөньяны күзаллауларын киңәйтергә мөмкинлек булачак. Үзегез өчен яңа булган нәрсәләр ачарсыз. Эштә дә остарырсыз, мөгаен. Ләкин артык яңалык эзләп, күңелсез хәлләргә тара күрмәгез. Йолдызлар киселү, пешү кебек куркынычлардан кисәтә. Финанс мәсьәләләрендә дә югалтулар булырга мөмкин.
УКЧЫ (23.11-21.21)лар ниндидер көчле кичерешләр эзләп йөрерләр. Шуңа күрә үз-үзегезне куркыныч астына кую ихтималы арта. Шәхси тормышыгызда да тыныч вакыт түгел - сөйгәнегез белән конфликтлар булу мөмкин, ди йолдызлар.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр һөнәри һәм шәхси мөнәсәбәтләрен ныгыта алырлар. Тыңлый белүегез һәм тирә-юньдәгеләрнең теләкләрен искә алып эш итүегез генә дә күп кенә сорауларны алдан ук чишәргә ярдәм итәр. Урамга, кеше арасына сөйгәнегез белән чыгыгыз. Уртак дусларыгыз белән күбрәк аралашыгыз. Атнаның икенче яртысында йорт хайваннары белән сак булыгыз.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар тирә-юньне тәртипкә китерергә тотынырлар. Бу гамәлләр эштә дә, өегездә дә күзәтелер. Һәрбер әйбернең дә үз урынында булуын таләп итәрсез. Бу хәлләр сәламәтлегегезгә бәйле, ди йолдызлар. Тәртип ныграк булган саен үзегезне яхшырак хис итәрсез. Атна азагында якыннарыгыз яки балаларыгыз белән аралар бозылып китү ихтималы бар.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар иҗади сәләтләрегез үсүен сизәрсез. Яраткан кешегез өчен сюрпризмы ул, тышкы кыяфәтегезне үзгәртүме - барлык өлкәдә дә фантазиягезне эшкә җигәрсез. Балаларыгыз бар икэн, игътибарыгызны һәм вакытыгызны аларга юнәлдерегез. Һәм алар, һичшиксез, сезне уңышлары белән шатландырачак. Бары өй, хуҗалык белән бәйле өлкәдә генә чишелмәгән сораулар калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined