Заман сулышы

16 август 2016 яңалыклары

  • 16 август 2016 - 13:29
    Лениногорскилылар, сез рекламага ышанасызмы? (тест)
    Әлеге сорауга ачыклык кертәсегез килсә, ике җавапның берсен сайлагыз. 1. Дуслар белән кафеда утырганда: а) башкалар ни алса, шуны сорыйм, б) таныш булмаган ризык сайлыйм. 2. "Что? Где? Когда?" кебек тапшырулар караганда: а) җаваплар тәкъдим итеп утырам, б) күп белүләренә шаккатам. 3. Кайсын сайлыйсыз: а) бәйсез яшәү, б) ышанычлы хезмәткәр....
    484
    0
    0
  • 16 август 2016 - 12:54
    Лениногорск пенсионерларын укырга чакыралар
    Лениногорск буенча пенсия фонды идарәсе бушлай компьютерга укыту буенча анкета-заявкалар кабул ителә башлавы турында хәбәр итә. Компьютерга 60 яшьтән алып ирләр һәм, 55 яшьтән олырак хатыннар өйрәнә ала. Укыту шәһәрнең белем бирү йортларында оештырылачак.. Заявканы пенсия фонды идарәсендә калдырырга кирәк булачак (Гагарин урамы, 51 нче йорт). Телефон: 5-05-45.
    815
    0
    0
  • 16 август 2016 - 12:53
    Татарстанга Африканың дуңгыз чумасы килә
    Африка дуңгыз чумасы Татарстан чигенә якынлаша башлавы мәгълүм булды. Быел илдә Африка дуңгыз чумасы буенча 151 очрак теркәлгән. Түбән Новгород, Самара һәм Саратов әлеге авыру буенча куркыныч төбәкләр булып санала. Чөнки бу төбәкләрдә чир килеп чыккан инде. http://intertat.ru/tt
    495
    0
    0
  • 16 август 2016 - 12:29
    Якташыбыз Индус Таһировка "Казанның мактаулы гражданы" исеме бирелде
    Якташыбыз Индус Таһировка "Казанның мактаулы гражданы" исеме бирелүе билгеле булды. Ул моңа Татарстанның милли-дәүләт төзелеше өлкәсенә куйган хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен лаек булган. Ул - Тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе. Татарстан (1986) һәм Русиянең (1997) атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе...
    457
    0
    0
  • 16 август 2016 - 12:24
    Лениногорск укучылары катнаша ала
    Республика алкоголь инспекциясе "Кулланучы хокукларын яклау" темасына олимпиада үткәрә. Анда 9-11 сыйныф укчылары катнаша ала. Теркәлү 1-7 сентябрь арасында була. Тулырак www.tatzpp.ru сайтының "Олимпиада" бүлегендә карагыз.
    434
    0
    0
  • 16 август 2016 - 11:38
    Лениногорскида полиция хезмәткәрләре балалар белән иртәнге зарядкага чыга (фотолар)
    Полиция хезмәткәрләре "Хокук сакчысы белән зарядка" Бөтенроссия социаль акциягә кушылды, дип хәбәр итте эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте. Ял итү лагеренда балаларның һәр көне иртәнге зарядка белән башлана. Хәзерге вакытта "Юбилейный" лагеренда ял итүчеләрнең шимбә көне полиция хезмәткәрләре катнашында күнегүләр ясау белән истә калгандыр. Ветераннар советы рәисе Николай Юриков, шәхси...
    533
    0
    0
  • 16 август 2016 - 11:01
    Уракта - Лениногорскиның берничә хуҗалыгы финиш сызыгында
    "Союз-Агро"ның Зеленогорский бүлекчәсе, "Хәбибуллин Ф.З" фермер хуҗалыгы, "Ленин" җәмгыяте уракны тәмамлау алдында тора. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алган 15 август көне мәгълүматына караганда, 73 мең тоннадан артык бөртеклеләр җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 25 центнер тәшкил итә. Хәзерге вакытта амбарларда 12 мең тоннадан артык арыш, 14 мең тоннадан артык бодай, 20...
    469
    0
    0
  • 16 август 2016 - 10:49
    Әлмәттә йөк машинасы товар поездына бәрелгән
    Һәлакәтенең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр турындагы мәгълүмат аныклана. Бүген көндезге сәгатьләрдә Әлмәттә тимер юл кичүендә йөк машинасы товар поезды белән бәрелешкән. Вакыйга урынына юл-патруль хезмәте экипажы киткән. Һәлакәт сәбәпләре ачыклана. http://www.almet-rt.ru/
    396
    0
    0
  • 16 август 2016 - 10:10
    Район кырларында көзге арыш чәчәргә керештеләр
    Кыр-басуларда эш туктап тормый, кызу урак өсте, шул ук вакытта уҗымнарны да чәчүне башларга кирәк. Авыл хуҗалыгы идарәсе хәбәр иткәнчә, 1 мең 500 гектарда көзге арыш чәчелгән. Әлеге эшне дә вакытында башкару мәслихәт. Быел районда уҗымнарның уңышы зарланырлык булмады, гектарыннан 25 центнер чыкты.
    489
    0
    0
  • 16 август 2016 - 08:20
    Лениногорскилыларга эш урыннары тәкъдим итәчәкләр
    17 августта Мәшгульлек үзәгендә эш урыннары ярминкәсе үтә. Адресы: Гагарин урамы, 51 нче йорт. Сәгать 10 да башлана. Түбәндәге предприятиеләрнең кадрлар бүлеге катнашачак: ООО «Водоканал» ООО «Агрофирма Ялтау» ООО «Шифа» ООО «Контакт-С» ООО «Оптовик» ООО «Лениногорские тепловые сети» ГАУЗ «Лениногорская ЦРБ» ООО «Альдем» ООО «Торос-Молоко» Түбәндәге вакансияләр бар: менеджер, бухгалтер,...
    497
    0
    0
  • 16 август 2016 - 08:17
    Лениногорск районы башлыгы #200казан акциясенә кушылды
    Instagram челтәрендә Рәгать Хөсәеновның Татарстан башкаласы төшерелгән яңа 200 сумлыкның яңа купюрасы макетын тоткан фотосы пәйда булды. Шул рәвешле ул 2017 елда Үзәк банк тарафыннан әйләнешкә чыгарылучы яңа акчада республика символы сурәтләвенең җиңүенә теләк белдерде.
    418
    0
    0
  • 16 август 2016 - 07:28
    Машинада бала калдырсаң, җавапка тартачаклар
    Казанда 6 айлык баласын машинада калдырган ананы җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. 13 августта бер ханым машинасында баласын калдырып, кибеткә кереп китә. Өстәвенә ул машинасын тиешсез урынга куя. Кагыйдә бозу сәбәпле, машинаны эвакуаторда штрафстоянкага алып китәләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре машинаның арткы утыргычында автокреслода бала утырганын күрми. Кечкенә баланы куркыныч хәлдә калдырган өчен...
    540
    0
    0
  • 16 август 2016 - 07:02
    Татарстанда 170 мең тонна балык үлгән (ФОТО)
    Зәй районы балык хуҗалыгында 170 мең тонна балык үлүе турындагы хәбәр бүген социаль челтәрләрдә пәйда булды. «ВКонтакте» челтәрендә Зәй төркемендә үлгән балык фотоларын билгеле булмаган кулланучы урнаштырган. "Зәйдә балык хуҗалыгында 170 мең тонна балык үлгән", - дип шәрехли әлеге хәлне кулланучы. Фотода балык тулы олы савытлар күрсәтелгән. Комментарийларда балык үлеме...
    446
    0
    0
  • 16 август 2016 - 06:53
    Лениногорскилыларны кино карарга чакырабыз
    Шәһәребезнең түбән сулыгы янында ачык һавада урнашкан кинотеатрда 16 августта 20.00 сәгатьтә "Калина красная" фильмы күрсәтеләчәк. Билет бәясе 50 сум.
    454
    0
    0
  • 16 август 2016 - 06:24
    Бүген һава торышы үзгәрә: аномаль эсселек китә
    16 августта республикада температура 28 градустан югары күтәрелмәячәк. Татарстанда, ниһаять, һава торышы үзгәрә: аномаль эсселек бетә. 35 градуслы эсселеккә алмашка 23-28 градус җылы киләчәк. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 16 августта республикада алмашынучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз яварга...
    415
    0
    0
Реклама