Заман сулышы

29 август 2016 яңалыклары

  • 29 август 2016 - 18:59
    Сарабиккол авыл җирлеге башлыгына Президент машина ачкычы тапшырды (фотолар)
    Татарстан Республикасы көне алдыннан Президент Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләргә җиңел автомобиль ачкычлары тапшырды, Лениногорскиның өч авыл җирлеге дә машиналы булды. Алар барысы да - Муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән республика бәйгесе җиңүчеләре. Җиңүчеләр исеменнән Татарстан Президентына рәхмәт сүзләрен Лениногорск районының Сарабиккол авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Аделшина җиткерде. -Авыл җирлекләрендә яшәү шартларын...
    568
    0
    0
  • 29 август 2016 - 12:48
    "АвтоВАЗ" Lada Granta автомобильләренең бәясен төшерә
    "АвтоВАЗ" компаниясе Lada Granta автомобильләренә бәяне төшерергә җыена. Шул рәвешле икенчел базар сатып алучыларын җәлеп итәргә мөмкин булачак, дигән фикер алга сөрелә. Исәпләүләр күрсәткәнчә, бераз гына бәяне төшергән очракта, Granta машиналары сату күләмен арттырып булачак, ди компания җитәкчелеге. Бәянең бераз түбән тәгәрәвен 2017 елда көтәргә кирәк, дип тә әйтелә. "АвтоВАЗ"...
    468
    0
    0
  • 29 август 2016 - 12:21
    Татарстанда бер яшьлек сабый әнисе күз алдында үлгән
    Бәхетсезлек очрагы Яр Чаллыда була. Бер яшьлек бала комод тартмасын ачарга җыенганда аның өстенә көтмәгәндә авыр комод ава һәм сабый үлә. Бу вакытта әнисе дә шушы ук бүлмәдә була. Аның үзенә ашыгыч ярдәм кирәк була. Баланың үлеме буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара. http://www.almet-rt.ru/
    478
    0
    0
  • 29 август 2016 - 11:58
    Лениногорскилылар, сентябрьдә өч көн рәттән ял итәчәкбез
    Корбан бәйрәме уңаеннан Татарстан халкын сентябрьдә өч көнлек ял көтә. Быел Корбан бәйрәме 12 сентябрь - дүшәмбегә туры килә. Шулай итеп, биш көнлек эш атнасы графигы буенча эшләүчеләрне шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе - 10, 11 һәм 12 сентябрьдә ял көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм...
    461
    0
    0
  • 29 август 2016 - 11:29
    Лениногорскилыларны депутат кабул итә
    31 августта иртәнге сәгать 10 нан 12 гә кадәр халыкны Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов кабул итә. Кабул итү адресы: Булгаков урамы, 1А йорты (ЗАГС бинасы). Алдан язылу өчен телефон: 5-16-11.
    2
    0
    0
  • 29 август 2016 - 11:16
    Куркыныч трассада тагын бер һәлакәт
    Шушы минутларда Азнакай-Әлмәт юлында көчле авария теркәлде. КАМАЗ белән ВАЗ 2107 машинасы бәрелешә. Һәлакәт Азнакайга 8 чакрым кала була. Җиңел машина шоферы шунда ук үлә. http://www.almet-rt.ru/
    469
    0
    0
  • 29 август 2016 - 11:08
    Лениногорскилыларга орхидея үстерү буенча киңәшләр
    Орхидеяның тамырлары чери башлаган булса, аларны кисеп алып, фунгицид белән эшкәртегез. Туфрагын исә алыштырыгыз. Орхидеяга кайнаган су сибәргә тырышыгыз. Суга аз гына лимон кислотасы салсагыз да була. Гөлне аш бүлмәсендә тотыгыз, анда дымлылык күбрәк. Орхидеяга яктылык кирәк, җәен исә күләгәлерәк урынга утыртыгыз. Язгы-җәйге чорда ул туры кояш нурларын яратып бетерми....
    518
    0
    0
  • 29 август 2016 - 10:49
    Районда соңгы культураларны суктыру эше бара
    Хәзерге вакытта район кыр-басуларында рапс суктыру, шикәр чөгендере алу эше бара. Аннары өлгергәч, орлыкка кукуруз һәм көнбагыш суктыру дәвам итәчәк. Быелгы урак вакытында 87 мең 200 тонна бөртеклеләр җыеп алынды, уңыш уртача 24,5-25 центнер тәшкил итте.
    492
    0
    0
  • 29 август 2016 - 10:36
    Лениногорск картингисты - икенче
    Кама Аланы картодромында Татарстан Кубогына һәм "ТИАФ-НК" ААҖ Кубогына республикакүләм картинг буенча ярышлар узды. Барлыгы Татарстаннан 50 картингист катнашты.Шулар арасында Лениногорск егете Егор Митрофанов "Стрижи" классында II урынны яулады. Котлыйбыз!
    533
    0
    0
  • 29 август 2016 - 10:22
    “Маркс” хуҗалыгының машина-трактор паркында эш кайный (ФОТОЛАР)
    "Маркс" хуҗалыгының (Куакбаш) машина-трактор паркында ремонт бара. Ул быел гамәлгә кергән "Машина-трактор паркларында капиталь ремонт" республика программасы нигезендә башкарыла. Биредә паркның түбәсен яңартуга тотынганнар, моннан тыш тәрәзәләрне алыштыру күздә тотыла, идәнгә бетон җәяргә булганнар. Паркның нигез өлешен дә яңартачаклар икән. Хуҗалыкның инженеры Альберт Камалетдинов әйтүенчә, электрүткәргечләрен дә алыштырачаклар, димәк, киләчәктә...
    563
    0
    0
  • 29 август 2016 - 08:00
    Фатирын арендага биреп торган татарстанлы ванна бүлмәсенә яшерен камера урнаштырган
    Моның өчен ул ике елга төрмәгә утырырга мөмкин Алабуга шәһәрендә яшәүче бер ир-ат, ванна бүлмәсенә яшерен видеокамера урнаштырып, фатирда яшәп торучыларны видеога төшергән. Әлеге камераны очраклы рәвештә күреп алган 34 яшьлек ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу фатирны ул сайттагы белдерү буенча бер тәүлеккә арендага алып торган булган. Хәзерге вакытта "кунак"ларының...
    462
    0
    0
  • 29 август 2016 - 07:51
    Лениногорскилылар, бүген эштән 1 сәгатькә иртәрәк кайтабыз
    30 август - Республика көне уңаеннан Татарстан халкы ял итәчәк. "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Татарстан кануны буенча 30 август эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. РФ Хезмәт кодексының 95нче маддәсе нигезендә, бәйрәм...
    618
    0
    0
  • 29 август 2016 - 07:16
    Күпме салым түләргә кирәклеген беләсезме?
    Бу көннәрдә милек өчен түләү кәгазьләре килсә, аптырап калмагыз. Узган ел белән чагыштырганда ул артып килергә дә яки инде бөтенләй аз сумма булырга да мөмкин. Бөтенесе дә нинди йортта яшәвегезгә бәйле. 28 төбәк өчен Инде хәбәр итүебезчә, быелдан башлап салымны икенче төрле түли башладык. Шулай итеп 2015 ел өчен салым...
    495
    0
    0
  • 29 август 2016 - 06:30
    Лениногорскилылар 29 августка Йолдызнамә
    Овен: Овнам сегодня можно вдоволь помечтать и поразмышлять, вы будете способны на самые рискованные поступки, если дело коснется ваших родных или близких друзей. Не пытайтесь обойти проблемы стороной, их придется решать, причем безотлагательно. Контролируйте свои эмоции, не выражайте их на публике. Телец: Свои проблемы Тельцам не удастся сегодня решить, поэтому...
    443
    0
    0
  • 29 август 2016 - 06:12
    Әлмәттә полиция автомобиле юл-транспорт һәлакәтенә эләккән (фотолар)
    26 август, җомга кичендә Әлмәтнең Ленин һәм Фәхретдин урамнары киселешендә ЮХИДИ патруль автомобиле һәм чит ил машинасы бәрелешкән. Хокук саклау органнарында "Татар-информ" агентлыгына полицияле "Фиат Линеа"ның да, 19 яшьлек егет тарафыннан идарә ителгән "Рено Меган"ның да нык яньчелүен әйттеләр. Һәлакәттә "Рено Меган" автомобиле йөртүчесе гаепле, диелә хәбәрдә. Ул урамнар чатына...
    436
    0
    0
Реклама