Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Сарабиккол авыл җирлеге башлыгына Президент машина ачкычы тапшырды (фотолар)

Татарстан Республикасы көне алдыннан Президент Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләргә җиңел автомобиль ачкычлары тапшырды, Лениногорскиның өч авыл җирлеге дә машиналы булды. Алар барысы да - Муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән республика бәйгесе җиңүчеләре. Җиңүчеләр исеменнән Татарстан Президентына рәхмәт сүзләрен Лениногорск районының Сарабиккол авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Аделшина җиткерде. -Авыл җирлекләрендә яшәү шартларын...

Татарстан Республикасы көне алдыннан Президент Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләргә җиңел автомобиль ачкычлары тапшырды, Лениногорскиның өч авыл җирлеге дә машиналы булды.


Алар барысы да - Муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән республика бәйгесе җиңүчеләре. Җиңүчеләр исеменнән Татарстан Президентына рәхмәт сүзләрен Лениногорск районының Сарабиккол авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Аделшина җиткерде.
-Авыл җирлекләрендә яшәү шартларын яхшырту өчен бүген бик күп эшләр эшләнә - юллар салына, халык чиста су белән тәэмин ителә, ветеринария пунктлары, ФАПлар, мәдәният йортлары ачыла, авыл хуҗалыгын үстерүгә, эшкуарлык белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырыла. Шуңа күрә халкыбызның да киләчәк көнгә ышанычы арта", - дип ассызыклады Гүзәлия ханым.

Үзе ул 648 кеше яшәгән Сарабиккол авылы җирлеген 2009 елдан җитәкли, аңа кадәр авылда озак еллар мәктәптә укытучы, директор булып эшләгән. "Безнең авылда "Чиста су" программасы 100 процентка үтәлде, хәзер һәр йортта шәһәрдәге кебек су ага, авыл урамнарына яктырткычлар куелды, юлларга таш түшәлде, авыл хуҗалыгы үсә - "Сатурн-Урал" хуҗалыгы уңышлы гына эшли, киләсе елга яңа элеватор сафка басачак... Без шушы уңышларыбыз өчен бәйгедә җиңдек, - ди Гүзәлия Аделшина.


Районыбызның тагын Глазово, Тимәш авыл җирлеге машина ачкычы алды, фотода - җирлек башлыклары.

Лилия Гаделшина тексты һәм фотолары

http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X