23 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилылар “Нечкәбил-2016”дә катнашты (фотолар)
Казанда булып узган XII республикакүләм "Нечкәбил-2016" гүзәллек һәм гаилә бәйгесенең ярымфиналында лениногорскилылар да катнашты. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы урынбасары Миләүшә Глухова үз гаиләсе белән шәһәребезнең данын яклап, II урын яулады. Котлыйбыз!
-
Лениногорскилылар иртәгә йөгерәчәк
24 сентябрьдә "Яшьлек" стадионы территориясендә "Милләтләр кроссы -2016" бөтенроссия йөгерү көне уза. Теркәлү 8:30 да, парад 9:30 да, старт 10:00 да бирелә. Хатын-кызлар 1 км, ир-егетләр - 2 км-га йөрерәчәк. Теләге булган һәркем катнаша ала.
-
Кырык дүрт лениногорскилы эш тапты
Мәшгульлек үзәгендә үткән эш урыннары ярминкәсенә эш эзләп 130 кеше килде. Алар эшкә урнашу, кабат уку буенча консультация алды, 44 кеше эшкә юллама алды. Эш эзләүчеләргә түбәндәге эшләр тәкъдим ителде: продавец-консультант, товаровед, кибет директоры , грузчик, сборщик мебели, маляр, кухонный работник, повар, кондитер, кладовщик, водитель, слесарь МСР, штамповщик, механик по...
-
Лениногорскида су коесында үле гәүдә тапканнар
«Письмянка» станциясендәге Железнодорожная урамындагы су коесында бер ирнең үле гәүдәсен тапканнар. Хәзер тикшерү органнары аның шәхесен ачыклау белән шөгыльләнә. http://leninogorsk-rt.ru/ru/the-news/item/19593-v-leninogorske-v-kolodtse-nashli-trup.html
-
Мәчет каршында клип төшергән җырчыга карата җинаять эше кузгатылырга мөмкин
Татар җырчысы Резеда Ганиуллинаның интернетта зур шау-шу тудырган клибы, динәһелләрен генә түгел, тикшерү органнарын да игътибарсыз калдырмаган. "Мониторинг вакытында интернет челтәрендә җырчы Резеда Ганиуллинаның "Җаным" җырына төшерелгән клибы ачыкланды, - дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте. - Анда җырчы Болгар шәһәрендәге Ак мәчет каршында ярым тонык...
-
Казан күренешләре өчен тавыш бир!
2017 елда чыга башлаячак 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан күренешләре төшерүләрен күрергә теләсәң - тавыш бир! http://твоя-россия.рф/
-
Лениногорск хуҗабикәләре, балан бәлеше пешерәбезме
Баланны чистартып юалар, азрак су, шикәр комы салып пешереп алалар. Балан куе кызыл, әчкелтем баллы булып пешә. Суынган баланны манный ярмасы һәм кесәл кушып, бәлеш эченә салалар. Бәлешне башка җиләк-җимеш бәлешләре кебек пешерәләр. Бер бәлешкә (төче камыр): он 600г, су яки сөт 150г, май 150г, бер йомырка, 1/2 балкашык чәй...
-
Коточкыч хәл: Татарстанда яшь ана дүрт айлык баласын кыйнаган: сабый реанимациядә
Кыйнау очрагы буенча хокук саклау органнары тикшерү үткәрә. Казанда 20 яшьлек ана дүрт айлык баласын кыйнаган, дип хәбәр итте "Татар-инфом"га хокук саклау органнарындагы чыганак. Җәрәхәтләнгән малай Республика балалар клиник хастаханәсенә салынган, ул реанимация бүлегендә. Чыганак мәгълүматына караганда, ана кеше исерек булган. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү үткәрә. Ул...
-
Илсөя Бәдретдинова Казан үзәгендә диван сату кибете ача (фотолар)
Җырчылар арасында үз бизнесларын булдыру турында имеш-мимешләр даими ишетелә. Фәлән җырчының кибете бар, төгән җырчының ягулык салу станциясе. Әмма ул объектларда әлеге җырчыларны берсенең дә күргәне юк. Илсөя Бәдретдинова исә бизнеска чынлап тотынмакчы. Таныш эшмәкәрләре аны бизнес-партнер булырга чакырган. Шулай итеп, җырчы Илсөябез Казан үзәгендә диваннар сата башламакчы. Сату ноктасы...
-
Сайтыбызда – бәйге, әйдәгез, катнашыйк
«Заман сулышы" газетының zamansulyshy.ru сайтында - "Көзге муллык" бәйгесен башлап җибәрәбез. Сездән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Фотода уңышыгыз гына түгел, үзегез дә булсагыз иде. Исем- фамилиягез һәм кайдан булуыгызны күрсәтергә онытмагыз. Җиңүчене бүләк көтә, бүләк иясен сайтта тавыш бирү юлы белән билгелибез. Фотоларны "Заман сулышы"ның Вконтактедагы страничкасына, яисә конкурска дип...
-
Мәскәүдә көчле янгын: 8 янгын сүндерүче үлгән
Мәскәүнең көнчыгышында урнашкан пластик эшләнмәләр складында көчле янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл белән көрәш алып баручы 8 янгын сүндерүченең үле гәүдәсе табылган. "Алардан хәбәр булмаса да, азакка кадәр яхшыга өметләндек, - дип җиткергән РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте. - Көчле янгын, югары температура, төтен аркасында алар бинадан чыга...
-
Лениногорскилыларны бүген нинди һава торышы көтә?
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 23 сентябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Урыны белән генә кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын җил исә. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 14-19 градус җылы булачак. http://intertat.ru/
-
Лениногорскилыларга 23 сентябрьгә Йолдызлар фаразы
Овен Держите в порядке эмоциональную сферу, а также все органы и системы своего организма, имеющие отношение к пищеварению и к репродуктивной функции. Претерпевают коренные изменения в понимании ценностей и целей, что может сделать необходимым полную переработку старых деловых соглашений и методов действий. Благодаря такой непредвзятой оценке, вы сумеете более правильно...
-
Хәерле җомга иртәсе белән!