7 октябрь 2016 яңалыклары
-
Октябрь һәлакәте: Татарстан юлында 8 кешенең гомере өзелгән
Кичә, 7 октябрьдә, республикада үткән тәүлектә кеше сәламәтлегенә зыян салган 16 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, кичәге һәлакәтләрдә 2 кешенең гомере өзелгән, 15е төрле тән җәрәхәте алган. Октябрьнең 6 көнендә республикада 115 юл-транспорт һәлакате кеше сәламәтлегенә зыян салган: 8 кеше һәлак булган,124е төрле тән җәрәхәте алган. http://intertat.ru/tt
-
Россия мәктәпләрендә психология дәресләре кертеләчәк
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә рухи-әхлакый культура гомуми курсларын кертү ихтыяҗы турында белдергән иде. Россия мәктәпләрендә Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре (ОБЖ) кысаларында психология дәресләре кертеләчәк, дип белдергән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы баш психиатры Зураб Кекелидзе. Бу хакта «Интерфакс» яза. Кекелидзе билгеләп үткәнчә, психология 3-11 сыйныфларда укытылачак, ә укытучылар балалар һәм...
-
Лениногорскиның ике гаиләсендә игезәк балалар туды
Шәһәрдә яшәүче Ирек һәм Динара Сәлмәновлар, Роберт белән Эльмира Ситдиковлар гаиләсендә игезәк балалар туды. Сәлмәновлар малай һәм кызларына- Раналь һәм Риана, Ситдиковлар игезәк малайларына - Ранель һәм Радель дип исем куштылар. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре аларга туу турында таныклык тапшырды, әти-әниләргә бала тәрбияләүдә түземлек, ә сабыйларга сәламәтлек һәм бәхет теләде.
-
Бу фото Сугышлы авылыннан килде: көзге муллык менә нинди була ул
Сугышлы авылыннан Виктория Юнысова бакчаларында үстергән уңыш белән уртаклаша. Бу безнең уңышның бер өлеше генә, дип язган ул.
-
Яңа акча купюраларында сурәтләнәчәк шәһәр символлары бүген билгеле була
Города-символы новых купюр будут названы 7 октября в прямом эфире телеканала «Россия 1» 7 октября в 19.00 часов на телеканале «Россия 1» выйдет в эфир спецпроект «Народная банкнота», где назовут города, победившие в голосовании за символы для новых банкнот Банка России в 200 и 2000 рублей. В ходе прямого эфира...
-
Ил башлыгы туган көнен якыннары белән уздыра
Бүген, 7 октябрьдә, Россия Президенты Владимир Путин 64 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Ил башлыгы гомер бәйрәмен якыннары, туганнары һәм дуслары белән билгеләп үтә, дип хәбәр итте Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Аның сүзләренчә, Президентның бу көнгә ниндидер рәсми чараларда катнашуы каралмаган. "Сүз дә юк, халыкара дәрәҗәдәге шалтыратулар, котлаулар булачак,...
-
Татарстанда кибеттә бер кызны көчләгәннәр
5 октябрьдә Чистайдагы "Фикс Прайс" кибетендә төнге сәгать 1дә бергәләп күңел ачып утырганнан соң, әлеге кибетнең җитәкчесе 24 яшьлек кызны көчләгән. 33 яшьлек ирнең кызга карата кылынган оятсыз гамәлләре биредәге видеокамерага да эләккән. Зыян күргән кыз полициягә хәбәр иткән, кибет җитәкчесенә карата җинаять эше ачылган. http://matbugat.ru/
-
Лениногорскида бүген көн яңгырлы булачак
Татарстан Гидометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 7 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнге сәгатьләрдә явым-төшем күзәтелми. Иртән һәм көндез республиканың күпчелек районнарында яңгыр явачак. Көн дәвамында төньяк-көнчыгыш тарафтан талгын җил исә. Татарстанда һава температурасы төнлә - 1-6, көндез 7-12 градус җылы булачак. http://intertat.ru/
-
Хәерле җомга иртәсе белән! Көнегез файдалы үтсен