Заман сулышы

12 декабрь 2016 яңалыклары

  • 12 декабрь 2016 - 18:12
    Лениногорскида машина янган (фотолар)
    Социаль челтәрләрдән кайнар хәбәр: шәһәрдән Бөгелмә ягына чыкканда "Лада Веста" машинасы янган. Сәбәпләре ачыклана.
    341
    0
    0
  • 12 декабрь 2016 - 13:47
    Лениногорскилылар колагына: бик файдалы киңәшләр
    Тынычлану өчен 11.12.2016 15:45 | Кызыклы һәм файдалыПринтерга 1. Учларыгызны җылынганчы бер-берсенә тиз-тиз ышкыгыз. Әлеге ысул тиз арада тынычланырга ярдәм итә. 2. 3-5 минут җылы су астында торыгыз. Әгәр шуннан соң 1 сәгать черем итеп тә алсагыз, тагын да яхшы, сезнең кәеф тә күтәрелеп китәчәк, начар уйларга урын да калмаячак....
    354
    0
    0
  • 12 декабрь 2016 - 13:20
    Лениногорскиның "Сүнмәс ялкын" һәм "Эрзянка" ансамбльләре Картлар йортында булып кайтты
    Шәһәребезнең Мәдәният сарае каршында эшләп килүче "Сүнмәс ялкын" һәм "Эрзянка" вокаль ансамбльләр катнашучылары Картлар йортында булып кайтты. Биредә алар Инвалидлар декадасы уңаеннан концерт куйды. Мәдәният сарае артистлары Картлар йортында яшәүчеләрнең күңелләрен күтәрде, яхшы кәеф бүләк итте. Олылар да тамашачы гына булып калмады, дәртле моңнарга кушылып, җырлады, биеде.
    370
    0
    0
  • 12 декабрь 2016 - 12:06
    Лениногорскилылар, җылы киенегез. Иртәгә 27 градуска кадәр суыта
    Иртәгә, 13 декабрь көнне Татарстан Республикасында төнлә һәм иртән аязган вакытларда, көнчыгыш районнарда һава температурасы 25-27 градуска кадәр түбәнәячәк дип көтелә. Бу хакта Татарстанның гидрометеоүзәге хәбәр итә. Төнлә һәм көндез томан, күз күреме 500 метр һәм аннан азрак тәшкил итәчәк, диелә хәбәрдә.
    343
    0
    0
  • 12 декабрь 2016 - 11:30
    Лениногорскилы Мария Морозовага - 90 яшь
    Узган ялларда 90-яшьлек юбилеен Сугыш ветераны Мария әби Морозова билгеләп үтте. Мария әби Ивановка авылында ишле гаиләдә туып үсә. Сугыш вакытында дары заводында эшли. Туган якларына 1950 елда гына әйләнеп кайта. Гомере буе "Татнефтеснаб"та хезмәт куя. Хәзер әби лаеклы ялда. Юбилярны котларга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, 9 нчы ТОС...
    382
    0
    0
  • 12 декабрь 2016 - 10:58
    Лениногорскилылар, кышкы юлда сак булыгыз
    Декабрь аеның унбер көне эчендә республика юлларында 147 юл-транспорт һәлакәте булган, 14 кешенең гомере өзелгән. Исерек килеш руль артына утырган 39 очрак, куркынычсызлык каешын каптырмауның 827 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
    359
    0
    0
  • 12 декабрь 2016 - 10:17
    Лениногорскида бадминтон буенча шәһәр беренчелеге узды
    Узган шимбә Лениногорск нефть техникумында бадминтон буенча шәһәр беренчелеге узды. Шәһәрнең 12 оешма һәм уку йортлары спортчылары көч сынашты. Спорт бәйрәменең Мактаулы кунаклары - республиканың Бадминтон федерациясе вице-президенты Павел Фомин, Россия һәм Татарстанның яшьләр җыелма командасы тренеры Игорь Назаров булды. Нәтиҗәдә I урынны "Лениногорскнефть" идарәсе бадминтончылары, II урынны шәһәр администрациясе,...
    353
    0
    0
  • 12 декабрь 2016 - 08:38
    Лениногорскилылар, белеп торыгыз: поездларга билетларны 60 көн алдан сатып алып була
    Яңа кагыйдә 11 декабрьдән үз көченә керде, моңа кадәр поездларга билетларны 45 көнгә генә иртәрәк алып була иде. Россиядә ерак юлга йөрүче поездларга билетларны хәзер 60 көн алдан сатып алып булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Моңа кадәр бу кагыйдә Мәскәүдән Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород һәм Самарага баручы тиз...
    322
    0
    0
  • 12 декабрь 2016 - 07:57
    Лениногорскида мини - футбол буенча шәһәр кубогы уеннары үтте
    10 декабрь көнне "Яшьлек" спорткомплексында мини-футбол буенча "Лениногорск чемпионнары суперкубогы"н уйнаттылар. Иң көчле дүрт команда көрәште. Кубокны "Спутник" командасы яулады. Барлык катнашучылар диплом һәм призлар белән бүләкләнде. Шулай ук биредә Республика чемпионатында 2016 ел сезонында III урын яулаган Лениногорскиның кызлар футбол командасы Кубок һәм диплом белән бүләкләнде. Медальләрне район башлыгы...
    340
    0
    0
  • 12 декабрь 2016 - 07:26
    Лениногорскида бүген Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
    12 декабрь - Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне. Шушы уңайдан Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә 12 декабрьдә 12дән 20.00 сәгатькә кадәр Лениногорск районы Башкарма комитетында гражданнарны кабул итәчәкләр. Алдан язылу өчен телефоннар: 5-06-52, 5-19-69, 5-12-37, 5-06-12. Кабил итү адресы: Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 1нче йорт.
    322
    0
    0
  • 12 декабрь 2016 - 07:01
    Зәй-Каратайда Мәүлид бәйрәме үткәрелде
    Халыкта Мәүлид ае дип йөртелгән Рабигул әүвәл аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәллам туган. Ул быел Милади исәп буенча декабрь аеның 11еннән 12 нче көненә туры килә. Бу Ислам дөньясында зур тантана көннәре. Шул көннән башлап җир шарына Ислам нуры җәелгән. Узган шимбә көнне зәй-каратайлыларның район Ислам тормышының...
    519
    0
    0
  • 12 декабрь 2016 - 06:36
    Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда Ватан батырлары көне үтте (фотолар)
    9 декабрь - Ватан батырлары көне уңаеннан шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеена Нефть техникумы студентлары һәм "Беркут" патриотик клубына йөрүчеләр җыелды. Алар өчен музей дәресе үтте. Студентлар Советлар Союзы Геройлары, якташларыбыз очучы Василий Яницкий, Мисбах Халиуллин, Иван Заварыкин батырлыклары белән танышты. Бу каһарманнарыбыз фамилияләре шәһәр урамнары, аллеялар исемнәрендә мәңгеләштерелгән. Тик...
    366
    0
    0
  • 12 декабрь 2016 - 05:59
    Лениногорскилыларга 12 декабрьгә йолдызнамә
    Овен Овны сегодня будут жить напрасной надеждой на встречу с некой симпатичной особой. Вы проведёте возле телефона весь этот день, но, увы, долгожданный звонок от вашей зазнобы так и не поступит. Телец: События, которым суждено произойти в этот день, покажутся Тельцам на редкость странными и загадочными. Не пытайтесь выстроить между...
    311
    0
    0
Реклама