Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар колагына: бик файдалы киңәшләр

Тынычлану өчен 11.12.2016 15:45 | Кызыклы һәм файдалыПринтерга 1. Учларыгызны җылынганчы бер-берсенә тиз-тиз ышкыгыз. Әлеге ысул тиз арада тынычланырга ярдәм итә. 2. 3-5 минут җылы су астында торыгыз. Әгәр шуннан соң 1 сәгать черем итеп тә алсагыз, тагын да яхшы, сезнең кәеф тә күтәрелеп китәчәк, начар уйларга урын да калмаячак....

Тынычлану өчен

11.12.2016 15:45 | Кызыклы һәм файдалыПринтерга

1. Учларыгызны җылынганчы бер-берсенә тиз-тиз ышкыгыз. Әлеге ысул тиз арада тынычланырга ярдәм итә.

2. 3-5 минут җылы су астында торыгыз. Әгәр шуннан соң 1 сәгать черем итеп тә алсагыз, тагын да яхшы, сезнең кәеф тә күтәрелеп китәчәк, начар уйларга урын да калмаячак.

3. Кытайлылар: «Күңел төшенкелегеннән котылу өчен өйдәге 27 әйберне күчерегез», - дип әйтергә ярата, үзләре шулай эшли, шуны киңәш итә. Өегезне җыештырыгыз һәм ялгышмыйча санап, 27 әйберне урыныннан күчерегез! Кәефегез әллә ни күтәрелмәсә дә, һәрхәлдә, авыр уйлардан арынырсыз.

4. Әкрен генә тирән итеп сулыш алыгыз - ул канны кислородка баетырга ярдәм итә. Нәтиҗәдә баш мие бөер өсте бизләренә: «Адреналин бүлеп чыгаруны киметергә», - дигән әмер бирә. Шул вакытта йөрәк әкренрәк кыскара башлый һәм кеше тынычлана.

5. Тынычлану өчен сөтле чәй эчсәгез дә, бик яхшы булачак. Андый эчемлек киеренке халәт тудыручы гормон бүленүен киметә.

6. Суга карап торыгыз - бу шулай ук тынычлануга китерә. Суның зәңгәр һәм яшел төсләре начар уйлардан арындырырга сәләтле.

7. Туңдырма, банан яисә майлы балык ашагыз - ярсыганда нәкъ менә шул кирәк тә. Ә менә кофены исә бер тәүлек булса да эчмәскә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев