Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Зәй-Каратайда Мәүлид бәйрәме үткәрелде

Халыкта Мәүлид ае дип йөртелгән Рабигул әүвәл аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәллам туган. Ул быел Милади исәп буенча декабрь аеның 11еннән 12 нче көненә туры килә. Бу Ислам дөньясында зур тантана көннәре. Шул көннән башлап җир шарына Ислам нуры җәелгән. Узган шимбә көнне зәй-каратайлыларның район Ислам тормышының...

Халыкта Мәүлид ае дип йөртелгән Рабигул әүвәл аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәллам туган. Ул быел Милади исәп буенча декабрь аеның 11еннән 12 нче көненә туры килә. Бу Ислам дөньясында зур тантана көннәре. Шул көннән башлап җир шарына Ислам нуры җәелгән.

Узган шимбә көнне зәй-каратайлыларның район Ислам тормышының үзәге безнең авылга күчте дип әйтергә тулы хокуклары бар иде. Чөнки шушы зур тантананы билгеләп үтү өчен районыбызның 10 татар авылыннан (Түбән Чыршылы, Чүте, Керкәле, Кирлегәч, Сугышлы, Юлтимер, Урдалы, Яңа Иштерәк, Тимәш), шәһәребездән килгән кунакларны авылыбызның Мәдәният йорты үз кочагына сыендырды. Тамаша залы, сәхнә аллы-гөлле чәчәкләр үскән болынны хәтерләтте.

Бәйрәм Габделрәзак хәзрәт Гыймрановның вәгазе белән башланып китте. Ул Пәйгамбәребезнең (с.г.в) тормыш юлы, күркәм гадәтләре, изге эшләре турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Мәктәп укучылары изге Корьән китабыннан аять- сүрәләр укыдылар. Һәр авылдан килгән мөхтәрәм кунакларның тарафыннан көйләнгән мөнәҗәт- касыйдәләр, әйтелгән салаватлар, татар әдипләренең шигырьләре, хәтта үзләре иҗат иткән әсәрләр барыбызның да күңеленә хуш килде. Ике сәгатьтән артык дәвам иткән бу искиткеч чара сизелмичә дә үтеп китте.

Районыбыз авылларыннан, шәһәрдән килгән дин кардәшләрнең чыгышларын тамаша кылып, тыңлап Пәйгамбәребезгә (с.г.в) багышланган иҗат энҗеләре татар халкында бетмәс-төкәнмәс икәнлеген күрәсең. Бабаларыбыз кабул итеп алган Ислам диненең милләтебезне милләт итеп, телебезне тел итеп саклауда биниһая зур урын алып торганлыгын, аның халкыбызның яшәеш чыганагы, киләчәккә ышанычы икәнлегенә тагын бер тапкыр инанасың.

Бәйрәмнең беренче өлеше тәмамлангач, икенче өлеше мәктәп ашханәсендә һәм мәчеттә үтте. Мул табында тамак ялгап, чәйләр эчелгәч, өйлә намазы укылды.

Язмамның ахырында, авыл халкы, кунаклар исеменнән бу бәйрәмне оештыру эшләрен башлап йөрүче, авылыбызның мөслимәләр оешмасы җитәкчесе, ветераннар Советы әгъзасы Рәисә ханым Якуповага рәхмәт сүзләрен җиткереп калам. Аның белән еш аралашканлыктан, аның бу чараны үткәрү өчен күпме тырышлык, үҗәтлек күрсәткәнен, күпме борчылулар, мәшәкатьләр кичергәнен бик яхшы беләм. Аңа бу бәйрәмне үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән хаҗи Илдус Шиһапов, Фәрхад Галиуллин, Мәдинә Хәлимова, мәктәп директоры Резедә Камалетдинова ирле- хатынлы хаҗилар Мәдинә һәм Рөстәм Ситдыйковлар, һәр башлангычны хуплап каршы алучы, бу бәйрәмне алып баручылары авыл башлыгы Миләүшә ханым Идиятова, аның ире Рөстәм, улы Илназга тирән ихтирам сүзләрен юллыйм.

Җәүдәт Хәлимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев