Заман сулышы

18 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 18 гыйнвар 2017 - 13:30
    Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек органы БДИга әзерлек буенча видеоконсультацияләр тәкъдим итә
    Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт - Рособрнадзор үзенең Youtube каналында Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча видеоконсультацияләр урнаштыра башлаган. Бөтен фәннәрдән БДИга әзерлек буенча видеолекцияләр гыйнвар ае дәвамында урнаштырылачак, дип хәбәр итә ведомство. Федераль комиссияләр җитәкчеләре 11 видеоконсультациядә һәр предмет буенча имтихан үзенчәлекләрен һәм эчтәлеген аңлата. Анда шулай...
    448
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2017 - 13:16
    Урланган кыз әнисенә багажниктан шалтыраткан
    12 яшьлек кызны Оренбургта урлыйлар. Ул машина багажнигыннан әнисенә смс җибәрү һәм шалтырату җаен таба. Ана кеше шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә. Кич белән кызны шәһәр чүплегеннән табалар. Җинаятьтә гаепле булган кешене дә тоткарлыйлар. Ул Пермь өлкәсеннән килгән 29 яшьлек ир-ат булып чыга. Кызга зыян килмәгән. http://www.almet-rt.ru/
    375
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2017 - 12:18
    Тимәштә узган җыенда проблемалар да күтәрелде, уңышлары да әйтелде
    Районыбыз авылларында җыеннар бара. Авыл җирлеге башлыклары узган елгы эшчәнлекләре буенча хисап тота. Биредә шулай ук шәһәрдән төрле оешмалардан хезмәт күрсәтү вәкилләре дә катнаша, халык аларга да соравын бирә. Тимәштә узган җыенга район башлыгы Рәгать Хөсәенов килгән иде. Авыл башлыгы Рафаэль Сираев әйтүенчә, узган ел юллар буенча эшләр башкарылган. "Юл-урам...
    357
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2017 - 11:50
    Лениногорскида ашыгыч ярдәм машинасы авариягә юлыккан
    Бүген төш вакытында Чайковский урамы белән Куйбышев урамнары кисешкән урында УАЗ автомобиле белән "ашыгыч ярдәм" машинасы бәрелешкән. Кемнең гаепле һәм зыян күрүчеләр турында әлегә бер мәгълүмат та юк.
    364
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2017 - 10:07
    Лениногорскилылар, косметик салоннарда килешүгә кул куймагыз
    Бер көнне кесә телефоныма ягымлы гына тавышлы кыз шалтыратып, дәвалау процедуралары узу өчен матурлык салонына чакырды. Бардым, диагностика уздырганнан соң миңа умыртка баганасы өчен ун массаж билгеләделәр. Алып-сату килешүе төзелгәннән соң миңа махсус крем бирделәр. Өйгә кайтып килешүне укыганнан соң андагы кайбер пунктларның кулланучы хокукын бозуына төшендем. Салонга мөрәҗәгать иткәннән...
    442
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2017 - 07:40
    Кырык җиде лениногорскилы эш эзли
    2017 елның беренче эш атнасында шәһәребезнең эш белән тәэмин итү үзәгенә 47 кеше мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта эш эзләү белән 280 лениногорскилы мәшгуль. Безнең районда эшсезлек дәрәҗәсе 0,68% тәшкил итә, Татарстан буенча бу күрсәткеч - 0,71 %. Узган ел эчендә мәшгульлек үзәгенә 2500 якын кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 1900нә эш...
    447
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2017 - 06:26
    Яңа Сережкинода терлекчелек буенча семинар узды (фотолар)
    "Лениногорская агрофирмасы"ның Яңа Сережкино бүлекчәсендә терлекчелек мәсьәләләренә кагылышлы семинар узды. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов, хуҗалыкның зоовет белгечләре, ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре катнашты. Илнур Шәймарданов терлекчелек буенча узган елның күрсәткечләренә анализ, нәтиҗә ясады. Күрсәткечләр начар түгел, мәсәлән, авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөт җитештерүне 2015 ел белән...
    447
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2017 - 06:25
    Лениногорскидагы үзәк чыршыга нинди бәя бирәсез
    Республика муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы бизәлгән чыршыны сайлау буенча конкурс дәвам итә. Шәһәрдәге чыршыга бәяне сез дә бирә аласыз, моның өчен түбәндәге сылтама буенча керергә кирәк:http://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2017.htm
    383
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2017 - 05:40
    Безнең трамплинчылар тугыз призлы урын алды (фотолар)
    Кичә шәһәребездә трамплиннан чаңгыда сикерү буенча бөтенроссия ярышлары үтте. Анда Әлмәт, Пермь, Уфа, Лениногорскидан барлыгы 34 спортчы катнашты. 2005 елгы һәм яшьрәк малайлар: 1 урын: Ибряев Кирилл (Лениногорск, 6нчы мәктәп) 2 урын: Шаров Михаил (Пермь) 3 урын: Мухаметвалеев Рафаэль (Лениногорск, 8 нче мәктәп) 2003-2004 елгы малайлар: 1 урын: Ефимов Алексей...
    389
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2017 - 05:24
    Татфондбанк һәм ИнтехБанк кертемчеләренә 49,1 млрд сумнан артык акча түләнгән
    135 меңнән артык кертемче иминият түләүләрен алды. Татфондбанк һәм ИнтехБанк кертемчеләре Иминият түләүләре агентлыгы түләүләрен алуны дәвам итәләр. Татарстанның икътисад министры Артем Здунов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә чыгыш ясаганда түләүләр буенча төгәл саннар китерде. Аның мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә Татфондбанкның 117 меңнән артык кертемчесе 39,8 млрд сумнан артык акча...
    329
    0
    0
Реклама